Ленинград өлкәсендә "Бөтенроссия кыр көне - 2019" күргәзмәсе узачак

2019 елның 17 мае, җомга

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  оештыра  торган  гадәттәге  "Бөтенроссия кыр  көне" күргәзмәсе быел  10 - 12  июльдә   Ленинград өлкәсенең  Пушкин шәһәрендә  узачак.  

"Бөтенроссия кыр  көне" – үзебезнең АПКның  бүгенге казанышларын  күрсәтү  өчен   уникаль күргәзмә  мәйданчыгы,  ул  киң  эшлекле  программаны  үз эченә  ала.  

Чараның аерым   төп  үзенчәлеге  шунда,  алдынгы  эшкәртү технологияләре, өр-яңа  җитештерү  чаралары,  авыл  хуҗалыгы  техникасы  һәм  авыл  хуҗалыгы  культураларының  яңа  сортлары табигый  шартларда,  махсус  әзерләнгән  кырларда  күрсәтелә.   

Күргәзмәне уздыру  өчен  ел  саен  Россия төбәкләренең  берсе  сайлап  алына.   Быел "Бөтенроссия кыр  көне"  күргәзмәсенең    мәйданчыгы  итеп  Пушкин шәһәрендә Санкт-Петербург дәүләт аграр  университетының  җитештерү   полигоны  билгеләнде.    

Киң экспозиция түбәндәге  бүлеләрдә  күрсәтеләчәк:   «Авыл  хуҗалыгы техникасы техникасы һәм АПК өчен  җайланмалар», «Үсемлекчелек», «Агрохимия», «Үсемлекләрне яклау  чаралары» һ.б.лар. Күргәзмәнең  күрсәтмә  өлеше  тәҗрибә кишәрлекләрендә  авыл  хуҗалыгы  культуралары  чәчүлекләрен презентацияләүне һәм  авыл  хуҗалыгы  техникасын эштә  күрсәтүне үз эченә  ала.      Эшлекле  программа агросәнәгать комплексын үстерүнең  барлык  төп  юнәлешләренә  кагыла.

Узган  ел  "Бөтенроссия кыр  көне"  күргәзмәсе    Липецк өлкәсендә  узды    һәм  анда  ил  буенча  3000нән артык  катнашучы  җыелган  иде.  

Чара  турында  тулырак  мәгълүмат  күргәзмәнең  рәсми  сайтында -http://fielddayrussia.ru урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International