Лаеш районында зона семинар-киңәшмәсендә авылда кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар

16 май 2019 ел., пәнҗешәмбе

15 майда  Лаеш муниципаль районында җирле  үзидарә органнары эшенең  актуаль мәсьәләләре буенча  авыл  җирлекләре  башлыклары  өчен  зона  уку семинар-киңәшмәсе  узды. Анда  Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре  Советы рәисе     Әгъзам  Гобәйдуллин,   Лаеш  муниципаль районы  башлыгы    Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов,  Алексеевск, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч, Балык  Бистәсе  һәм   Спас  районнарының  авыл  җирлекләре  башлыклары һәм  башка җаваплы  затлар  катнашты.  

Семинар-киңәшмәнең  практик  өлеше  “Рамай” КФХында  башланып  китте, анда  Лаеш районы  авыл  хуҗалыгы   җитештерүчеләре   продукциясенең   күргәзмәсе  оештырылган  иде.  

Семинар-киңәшмәнең    пленар өлеше «Дружба» (“Дуслык”) спорт-ял  үзәгендә  узды.   Җиде  районның  авыл  җирлекләре  башлыкларын һәм башка катнашучыларны  Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре  Советы рәисе     Әгъзам  Гобәйдуллин сәламләде. Аның  әйтүенчә,  җирле  үзидарә  органнары  халыкка якынрак  торалар һәм  нәкъ  менә  аларның  эш    сыйфаты  буенча  халык  бөтен  хакимият эшен  бәяли.  Ул  үз чыгышында  бүген  җирле  хакимиятләр  алдында  тора  торган  мәсьәләләрне  билгеләп  үтте

Лаеш  муниципаль районы башлыгы  урынбасары    Татьяна Борһанова семинарда  катнашучыларга  авыл  территорияләрен  динамикалы  үстерүгә  юнәлдерелгән  чараларны гамәлгә ашыру  турында  сөйләде.     

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов авылда  кече  хуҗалыкларга  ярдәм  чаралары турындагы  мәсьәләне  күтәрде.

Авыл кешеләрен   халыкның  санитар-эпидемиологик  иминлеген,     тормыш иминлеген тәэмин  итү, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемалары  да  борчый,  киңәшмәдә  шулар  хакында  да  фикер алыштылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования