Татарстан Президенты Питрәч районында язгы чәчүнең барышы белән танышты

2019 елның 11 мае, шимбә

11  майда    Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов    Татарстанның Питрәч  районында  булды.    Рөстәм Миңнеханов белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов һәм  Питрәч муниципаль районы  башлыгы   Илһам Кәшапов  йөрделәр.    

 Эш сәфәре  кысаларында  Рөстәм Миңнеханов һәм Марат  Әхмәтов  районның     район  хуҗалыкларында  язгы  кыр  эшләренең  барышы  белән  таныштылар, алар    Кощаково авылында («Кощаковский» АХП” ҖЧҖ),   Яңа Шигали авылында («Питрәчагрохим» ҖЧҖ),   Колай авылында («Агролак» ҖЧҖ),  Чыты авыл җирлегенең   Шәле  авылында  («Рацин-Шәле» ҖЧҖ),   Пимәр авылында (Дәүләтшин А.Р. КФХ),   Надеждино  авыл җирлегенең Татар  Тау иле  авылында  («Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ) булдылар.

Пановка  авылы  янындагы  арыш  кырында  Рөстәм Миңнеханов районның  хуҗалык   җитәкчеләре,  инвесторлар  һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты.   Шунда  ук   район  предприятиеләре продукциясенең  күргәзмәсе  дә  оештырылган иде. 

Мәсәлән, ябык  су  җайланмасында  африка  җәен  балыгын  үстерүче   предприятие  күргәзмәгә  тере  балык  алып  килгән  иде.      «Рыбное место» ҖЧҖ директоры  Илдар Сафиуллин кунакларга  суның, азыкның  гидрохимисен  һәм балыкның  сәламәтлеген  тикшереп тору турында  сөйләде, болар  барысы  бергә   товар  продукциясендә  кешеләр  сәламәтлеге  өчен  зыянлы  матдәләрнең  җыелуына юл  куймыйлар.   Африка  җәененең  ите    диетиик  дип санала,  аның  начар исе, балыкларга  хас  исе юу,  вак сөякләренең  һәм кабырчыклары  булмау  аны  әзерләүне  җиңеләйтә.  

Күргәзмәдә үсемлекчелек  өлкәсендә   чәчәкләр һәм яшелчәләр  үсентеләрен  үстерү  белән  шөгыльләнүче  «П.П. Владимирова» КФХсы  алып  килгән  үсентеләрне күрсәттеләр.    «А.Р. Муллагалиев» КФХсы үз продукциясен  алып  килгән,  ул  сөт  җитештерү  һәм эшкәртү  белән  шөгыльләнә,     аның  продукциясе: сөт,  ряженка, эремчек, каймак,  катык, сырлар  һәм  башкалар.  

  «Р.И. Гыймадиев» КФХсы  умартачылык  продукциясен  алып  килгән.  Моннан  тыш,  хуҗалык  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  2013 елда   “Гаилә фермаларын  үстерү” программасы  буенча    60 эре  мөгезле  терлеккә  өчен  ферма  төзи, ул  бүгегә  көнгә  шулай  ук  сарыклар,  тавыклар,  үрдәкләр  һәм казлар  белән  тулыландырылган.   

Казылык  һәм ит продукциясен    «Чита» СПССК алып  килгән,  ул  быел  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  “Яңа  эш  башлаучы авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына   ярдәм итү” программасында  катнашачак. 

Питрәч  муниципаль районы  башлыгы    Илһам Кәшапов чәчүнең  барышы  турында  сөйләде.   Барлык  чәчү  мәйданы   34 мең  га, шул  исәптән   бөртеклеләр – 19,3 мең  га: арпа – 10,6 мең га, бодай – 4,4 мең  га, солы  –  1,6 мең га, көнбагыш – 1,4 мең  га. 19,3 мең  га  мәйданда     минераль ашламалар  кертелгән. 

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  кече  хуҗалыкларны  үстерүнең  яхшы  куелуын  билгеләп  үтте, шулай  ук  эре  мөгезле  терлекләр саны  да  кимемәгән. Моннан  тыш, узган  2017 ел  белән  чагыштырганда  2018 елда  район авыл  хуҗалыгының  нәтиҗәлелек   рейтингта  4нче   пунктка  күтәрелгән.    

Чара  ахырында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  хуҗалыклар  җитәкчеләренең тәкъдимнәрен  тыңлады  һәм  авыл  җирлекләре  башлыкларының  сорауларына җаваплар  бирде.    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International