Рөстәм Миңнеханов: Аксубай районының терлекчелекне үстерү тармагында мөмкинлекләре зур

2019 елның 10 мае, җомга

Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районында  булды.   Эш сәфәре  кысаларында ул  чәчү  кампаниясенең  барышы  белән  танышты  һәм  гөмбә  үстерү комплексында  булды.    

Иске Мокша  авылы  янындагы  кырда  ул     хуҗалыклар  җитәкчеләре һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты.    Рөстәм Миңнехановка биргән  мәгълүмат буенча,  районда  чәчү эшләре   43,8 мең  га мәйданда  башкарыла.  10  майга    34 мең  гектарда чәчелгән,  ягъни     80%та.

«Чәчү  ахырына   якынлашып  килә.   Кырларда  яңа  техника  эшли,   - диде    Аксубай   районы  башлыгы  Камил Гыйльманов. – Республика программаларын гамәлгә ашыруга  килгәндә,    барлык  учреждениеләрдә  төзелеш  эшләре  башланды.    Республика Көненә барлык    социаль-мәдәни  объектлар  тапшырылачак».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов  Аксубай  районының  АПКны  үстерү  буенча  республикада     16 нчы  урында  булуын  билгеләп  үтте.    «Чәчү  кампаниясен  алар  оешкан  төстә  башкаралар.  Шәхси  ярдәмче хуҗалыклар   актив  үсә.   Әмма  терлекчелек  буенча  проблемалар  юк  түгел. Инвесторлар үз    позицияләрен  ныгытырлар дип  уйлыйбыз», - дип  өстәде  ул. 

Рөстәм Миңнеханов, Аксубай районының  терлекчелекне  үстерү  тармагында  мөмкинлекләре   зур, дип  билгеләп  үтте. Бүген  тәүлеклек  савым   98 тонна  тәшкил  итә.  Татарстан  Республикасы  Президенты  фикере  буенча,    бу  күрсәткечне  арттыру  өчен     районның   резервлары  җитәрлек. 

Аннары  кунаклар  гөмбә  үстерү  комплексында  булдылар.    Цех  1,5 мең  квадрат  метр  тәшкил  итә.  Ай саен  биредә   алты   тонна вешенка  гөмбәсе  үстерелә.  Цехта    барысы  20 кеше  эшли.   Татарстан  Президентына  технологик  үзенчәлекләр турында:   температура  режимы, һаваның  дымлылыгын  тоту, сугару  һәм  яктылык  үзенчәлекләре  турында  сөйләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International