Казанда бүгенге авыл проблемалары һәм авыл территорияләрен үстерү механизмнары турында фикер алыштылар

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Казанда  6 һәм 7  майда  “Бердәм Россия” төбәкара  бүлекчәсендә  бүгенге  авыл,  аның  төп  проблемалары һәм  авыл  территорияләрен  үстерү  механизмнары  темасы  күтәрелде.  

Партия   праймеризы  кысаларында  Татарстан  Дәүләт Советы  депутатына  кандидатларның  чираттагы  дебатлары  узды, ике  көн  эчендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,    Татарстан  Республикасы төзелеш,    архитектура  һәм  торак  төзелеше министры   Ирек Фәйзуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин,  Татагролизинг җитәкчесе  Азат Җиһаншин, Сервис-Агро җитәкчесе  Габделхәй Кәримов,   «Россельхозбанк»ның  Татарстан  филиалы   җитәкчесе Ләлә Кудермәтова,    Казан кооператив институты  ректоры    Алсу Нәбиева,   Балтач  муниципаль районы  башлыгы   Рамил Нотфуллин  һәм  Әтнә муниципаль районы  башлыгы     Габделәхәт Хәкимов  катнаштылар.

Яклар  авыл  хуҗалыгын модернизацияләүнең  киң  күләмле  федераль  программасының    актуальлеге,  авыл  территорияләрен  үстерү, авылда         торак  белән  тәэмин итү  проблемалары, авыл халкы  өчен  ташламалы  кредитларның  мөмкинлеген  арттыруның  әһәмияте, АПК өчен   квалифицияле  кадрлар  әзерләүдә  сыйфатлы  белем  алуның  мөһимлеге турында  фикер алыштылар.  

Татарстанда, шулай  ук  Россиянең бу  көздә  сайлаулар  уза  торган   башка  төбәкләрендә    Алдан  бердәм  тавыш  бирү  көне  2019 елның  26  маенда   узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International