Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстанның Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч районнарында булды

2019 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, ял  көненә һәм шторм  кисәтүенә  дә  карамастан, Татарстанның  Югары  Ослан,  Кама Тамагы, Апас һәм Кайбыч  районнарына  кыр эшләренең  барышы  белән  танышу  өчен  килде.   

Кырларны  карап чыкканнан  соң, Марат  Әхмәтов шул районнарның башлыклары, хуҗалыклар  җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты. Очрашуда  авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренә  ярдәм  буенча  дәүләт  программаларының  үтәлеше турында  сөйләде  һәм  сорауларга  җаваплар  бирде.  

Көзге  культураларның  һәлак  булуына  бәйле  вәзгыять Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә тора.   Көндез  температураның  югары  торуы  нәтиҗәсендә  үсемлекләрнең     вегетация  процессы  иртә  башланды һәм  яшел  масса  тиз  үсә  башлады.   Әмма  һава  температурасының  төнлә   салкынча  торуы  һәм  һәм туфрактагы  кырау  үсемлекләргә  тискәре  тәэсир  итә.  Көзге  культураларның  торышы  районнарда  фикер алышуның  төп  темасы  булды.  Югары  Ослан  районында  көзге  культураларның    23%ы  һәлак  булган,  Кама Тамагында  –  72%,   Апаста  – 30%. Бүген  тикшерелгән  районнар  арасында  көзге  культуралар  иң  күп  һәлак  булган  район  _ Кайбыч  районы.  Анда  бу  күрсәткеч  77% тәшкил  итә.   Әлеге  мәйданнар  кабат  чәчелергә  тиеш һәм    бу  өстәмә  чыгымнар  тотуны  һәм көч куллануны  таләп  итә.  Әмма туфракка үтеп  керерлек  яңгырлар  булмаса,   бу  да  тиешле  нәтиҗә  бирмәячәк,  дип  саныйлар  авыл  хезмәтчәннәре.   «Хәзер иң  мөһиме – туфракта  дымлылыкны  арттыру», - диләр алар.

Республикада  коры  һәм җилле  һава  торышы  урнашты.  Кырлардагы  дым көннән-көн  кими,  шуңа  күрә  язгы  чәчүне  мөмкин  кадәр  тизрәк  төгәлләргә  кирәк.   Министрлык   эшне  ике  сменада  оештырырга  тәкъдим  итә.   Югары  Ослан  районында  чәчү  17,1 мең гектарда  башкарылырга  тиеш,    Кама  Тамагында  – 26,1 мең гектарда,  Апаста  – 33,9 мең гектарда  һәм Кайбыч  районында – 29,9 мең гектарда. Районнарда  чәчүне    9-10 майга  төгәлләргә  уйлыйлар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International