Татарстан Президенты “Казан” агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2019 елның 27 апреле, шимбә

Бүген, 27 апрельдә, Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  “Казан” агросәнәгать паркында  узган  авыл  хуҗалыгы ярминкәсендә  булдылар.   

Биредә  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  буенча  гадәттәге  ярминкә узды.  Кунакларны  һәм  сатып  алучыларны    концерт  программасы  белән  каршы  алдылар,  кайнар  чәй  һәм  коймак, пироглар   белән  сыйладылар.  

Марат  Әхмәтов  Рөстәм Миңнехановны  сәүдә  рәтләре  буйлап  йөртте, биредә  кулай  бәяләрдән     барлык  продукцияне  -  ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан  муниципаль районнарыннан  китерелгән  башка  төр  фермер продуктларын   сатып  алырга  мөмкин иде.      

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  ярминкәнең  һәр шимбәдә  иртәнге  сәгать 6да  башлануы,  шәһәр халкының  бик  канәгать  булуы һәм ярминкәләрнең  мөһим социаль  әһәмияткә  ия  булуы    турында  сөйләде.  Сатып  алучыларның  сәүдә  рәтләрендә  күп  булуы һәм аларның  продуктлар  тулы  әрҗәләре  дә  шуны  раслап  тора.   Сатып  алучылар  шәхсән  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  янына  килеп,   ярминкәләр  оештырган  өчен  рәхмәт  әйттеләр.    Үз продукциясен  сата  алу  мөмкинлеге  чыгуга  фермерлар  да  сөенә.  

Шуны  билгеләп  үтәргә  кирәк.  Быел  30  марттан  беренче  мәртәбә  язгы  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  эшли  башланды.  Министрлык  белгечләре     иртә таңнан    сәүдә мәйданында фермерларны  каршы алалар, палаткалар коралар,  бәяләрне  эләләр һәм сатып  алучылар  килгәнче  башка оештыру  эшләрен  хәл итәләр.      Ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш  булуга  да    карамастан,   мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше  алга  таба  да  дәвам итәчәк.     

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International