Марат Әхмәтов Russia Halal Expo Халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген, 24 апрельдә, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов Хәләл индустриянең «Russia Halal Expo 2019» халыкара күргәзмә   экспозициясен  ачуда  катнашты.   Министр Татарстан  исеменнән  кунакларны  татарча  сәламләде һәм  күргәзмәдә  катнашучы  җитештерүче-компанияләрнең    үзара  файдалы  багланышларны  алга  таба  ныгыту  өчен  яңа  киңлекләр ача   һәм үзләре  өчен  файдалы  бизнес-контактлар  урнаштыра  алуларына  ышаныч  белдерде.     Ул  кунакларга  һәм күргәзмәдә  катнашучыларга  нәтиҗәле  эшләр  һәм  уңышлар  теләде.  

Russia Halal Expo Татарстанның  башка  төбәкләр  һәм илләр  белән  сәүдә,  икътисадый һәм социомәдәни багланышларын  үстерү,   Россия  икътисадының “хәләл” сегменты куәтен  презентацияләү, Россиянең  хәләл продукциясен  һәм хезмәт күрсәтүләрен бәяләү  максатында  уздырыла. Күргәзмәдә  якын  һәм ерак  чит  илләрдән:  БГӘ, Согуд Гарәбстаны,  Иран, Төркия, Индонезия, Бәһрәйн, Малайзия, Оман, Мисыр, Көньяк  Корея  һәм башка  илләрдән  хәләл продукция җитештерүчеләрнең  дә  үз  продукциясен  тәкъдим  итү  планлаштырыла.    

Күргәзмәгә 5 меңнән артык  кеше  килер  дип көтелә, болар: бизнес-структура һәм сәүдә  ритейлы вәкилләре, дәүләт хакимияте  органнары  вәкилләре,  хәләл ндустрия  экспертлары,   җәмәгатьчелек әһелләре, Казан, Татарстан  Республикасы һәм Россия  Федерациясе  халкы  һәм кунаклары.    Күргәзмәдә  мәртәбәле  кунаклары булып, гадәттәгечә,  «Россия – Ислам  дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара  икътисадый саммитта  катнашучылар, югары  звено  җитәкчеләре, Ислам хезмәттәшлеге  оешмасы  (ОИС) илләреннән  дәүләт һәм сәүдә  делегацияләре вәкиллекләренең  җитәкчеләре, министрлар,  Россия  ритейлы  вәкилләре, мөселман  галимнәр  катнаша.  

Күргәзмә 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр   «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  саммиты  кысаларында  уза.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International