Республикада кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре дәвам итте

2019 елның 20 апреле, шимбә

Шимбә көнне  Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм шәһәрләрнең башкарма комитетлары  тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы   ярминкәләре  узды.   Продуктларны  һәм товарларны  республиканың    төрле  районнарыннан      авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре җитештерүчеләре, фермерлар, умартачылар      алып  килде.  Язгы  ярминкәгә    Идел  буе районы  мәйданчыкларына  үз продукциясен    «Үзәк»   СПСПСК алып  килгән. Сәүдә  мәйданчыкларына авылларга  йөри  торган  автолавкалар  да  килгән.    

 Ярминкә  мәйданчыкларында  сәүдә   беренче  кояш  нурлары  белән үк  гөрләп  эшли  башлады. Сатып  алучыларның  да  күбесе  иртәнге  сәгать алтыга  ук  килә.  Ярминкәләргә аеруча  олырак  яшьтәгеләр  күп йөри. Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә   шәһәр халкы,  бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  аеруча   яратып  йөри.   Биредә  кулай  бәяләрдән  барлык  продукцияне  -  ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.     Шулай  ук  хәләл  продукция  дә  бар.     Агропарк ярминкә  мәйданчыгында  җимеш  агачлары  үсентеләре  дә  сатылды.    Покупателей старшего поколения угощали горячим чаем с медом, выпечкой, конфетами и блинами. На крупных площадках гостей встречала концертная программа.    Өлкәннәрне кайнар  чәй белән сыйладылар, чәй  янында  бал,  конфетлар, пешкән  камыр  ризыклары  һәм коймак  та  бар  иде.    

Ярминкәләрне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары һәм АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  йөреп  чыктылар.  Алар  китерелгән  продукциянең     ассортименты  һәм аларның  бәяләре  белән  таныштылар.  Барлык  продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүен узган.  

Сатып  алучыларның  күбесе  бүген дә   сумкаларын  тутырып,  ярминкәне  оештыручыларга  рәхмәт әйтеп  киттеләр.    Фермерлар да  үз продукциясен  сату  мөмкинлеге  чыгуга  сөенәләр.     «Кешеләр өчен  яхшылык  эшләп,  аларны    сөендерү    - бу  бик  мөһим», - дип  сөйлиләр  оештыручылар.  Алар  рәхмәткә  лаек,  чөнки  иртә таңнан  алар  сәүдә мәйданында фермерларны  каршы алалар, палаткалар коралар,  бәяләрне  эләләр һәм сатып  алучылар  килгәнче  башка барлык  мәсьәләләрне хәл итәргә   тырышалар.     

Ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш.  Шуңа  карамастан,   мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше  дәвам итәчәк.     

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International