Марат Әхмәтов: бүген иң мөһим мәсьәлә – кыска вакыт эчендә чәчүлекләрдә дым каплату

2019 елның 19 апреле, җомга

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  язгы  кыр  эшләренең барышы  турында сөйләде.   

Киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  уздырды.  Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары    Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Министр хәбәр итүенчә, республиканың  барлык  районнарында  көзге  культураларны    һәм  күпьеллык   үләннәрне тукландыру һәм тырмалау  эшләре  актив  башкарыла.   Бүгенгә     500 мең гектарга  якын, ягъни  планнан  46%  мәйдан чәчүлек  тукландырылган, шул  исәптән  көзге  культуралар - 287 мең га, күпьеллык   үләннәр – 192 мең га.

Зәй, Сарман, Тукай районнары  көзге  культураларны  ашламалауны  берничә  көн  элек  инде  тәмамладылар.      Актаныш, Әлки, Тәтеш һәм  Ютазы  районнарында  да  төгәлләп  киләләр.  

Шушы  көннәрдә    2,85 млн. га мәйданны  тырмалап  чыгарга  кирәк.  Бүгенгә  800 мең  га, ягъни  барлык  мйданның   26%ы  тырмаланган, шулардан  көзге  культуралар  -  78 мең га (14%), күпьеллык   үләннәр   – 205 мең га (42%), туңга  сөрелгән җирләр  һәм пар җирләре    – 536 мең га (26%). «Бүген иң мөһим мәсьәлә   – кыска вакыт  эчендә  кышка сөрелгән  туфракны  гына түгел, ә  көзге  культураларны  һәм күпьеллык   үләннәрне дә  дым   белән  каплату», - диде  Марат  Әхмәтов.

Бүгенгә  бик  иртә итеп   арпа  чәчүгә  чыккан   районнар бар,  болар -    Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы  районнары.

Министр көзге  культуралар  буенча  хәлләрнең беркадәр  борчуга  салуын    билгеләп  үтте.   «Көз көзге  культуралар  өчен  бик  уңай  булмады. Дымлылык кытлыгы  аркасында  көзге  культураларның  25%ы   кышка бик  начар  хәлдә  керде. Хәтта  август  уртасында  чәчелгән   орлыклар да  бары  тик  сентябрь  азагына гына  тишелеп  чыктылар.    Мондый  хәл  бигрәк тә  республиканың   Идел   алды (Буа) һәм Көнбатыш - Кама аръягы  (Нурлат) зоналарында  күзәтелде», - диде  Марат  Әхмәтов. Ул,  1  кв. метрга  кимендә    500 продуктив башак  булырга  тиеш,  дип  искәртте. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  сүзләре  буенча, чәчү  кампаниясе  чорында тотылган    чыгымнарның    40% минераль ашламалар  сатып алуга  туры  килә.  Ул  шулай  ук узган  ел  бер  гектарга  кимендә  70 кг ашлама  туплау  бурычы куелган  булуын  искә төшерде.    Бүген  республикада  бер  гектарга    47,2 кг  ашлама  тупланган.  Яхшы  күрсәткечле  районнар  арасында    Зәй, Тукай, Тәтеш, Балтач, Саба, Әтнә, Сарман, Нурлат районнары бар.  Шул ук  вакытта     Әгерҗе, Чирмешән, Яңа  Чишмә һәм Теләче  районнарында  ашлама  җитәрлек  күләмдә  тупланмаган. 

Полный текст выступления: http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1849401.pdf

Полное видео выступления: http://ftp.prav.tatar.ru/agro/2019/4/19.04.2019.mp4

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International