Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның “Минем кече Ватаным” республика олимпиадасы узды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

17 мартта Казан  дәүләт  аграр  университетында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  яшь уйлап  табучыларның  “Минем кече Ватаным”   республика  олимпиадасы  узды.

Олимпиадада  республиканың  20ләп  районыннан 120дән артык  мәктәп  баласы  катнашты.   Иң күп проектлар  Әлки, Биектау, Бөгелмә, Кукмара һәм Ютазы  районнарыннан  булды.     

Чара  башланыр  алдыннан  укучыларга  Университет турында  фильм күрсәттеләр һәм  балаларны югары  уку йортына  укырга  керергә  чакырдылар.   Яшь уйлап  табучыларны  сәламләү  чыгышында  КДАУының  фәнни һәм халыкара  эшчәнлек  буенча  проректоры     Рөстәм Низамов бирегә килгән һәр укучының  ихтирамга  һәм җиңүгә лаек булуын билгеләп  үтте.    «Сезнең әти-әниләрегез, укытучыларыгыз,  остазларыгыз  сезнең  белән  горурлана  ала.   Без дә сезнең  белән  горурланабыз, - диде ул, бу  уйланмаларны   авыл  хуҗалыгы  тармагында  куллануга  кертүгә  ышаныч белдереп, һәм  балаларга  үз проектларын  яклауда  уңышлар  теләде.  

Укучылар үз проектларын  рус  һәм татар  телләрендә  якладылар.    Уйланмалар  арасында  кул  белән  идарә  итә  торган  авыл  хуҗалыгы  техникасы  модельләре,      тракторлар  һәм печән  чапкыч  модельләре, инновацион  теплицалар,  мөмкинлекләре  чикле  кешеләр  өчен   реабилитация  чаралары,  чүп җыю һәм утильләштерү  системалары һәм бюашкалар  бар  иде.   Үз проектлары  белән  1,2,3 урыннарны  алган  50дән артык  бала  олимпиада  призерлары  булды.    

Призлвы  урыннарны  алмаган  укучыларның   да  кәефләре  төшмәде.    «Үзебезнең  фикердәшләр  белән  аралашу, зурларча  үз   проектыңны    яклау һәм Университет турында  мәгълүмат  алу  бик  кызыклы  булды», - диделәр  яшь уйлап  табучылар, киләчәктә  укырга  керү  өчен  үзләренә  факультет сайлау өчен буклетларны  актарганда.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International