Кыр хәбәрләре: Спас районында язгы чәчүне кыска срокларда уздыру өчен авыл хуҗалыгы техникасын ике сменада эшләтү оештырылган

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Игенчеләр өчен  озак  көтелгән  кыр  эшләре  башланды,  Спас районы  хуҗалыкларында  да  агротехник  чараларуздыруга – чәчүлекләрне  тукландыруга  һәм сөрүгә  керештеләр.    Бу  эшләрне  тиз арада  һәм кирәкле  таләпләрне  үтәп  башкару  – мул  уңыш  нигезе,  шуңа күрә   механизаторлар  вакытны  бушка үткәрмиләр. 

Мәс.,    «Булгар» ВЗП» ААҖендә  көзге  бодай  мәйданы    4550 га тәшкил  итә, 550 га мәйданда  көзге  арыш  чәчелгән.  Чәчүлекләрне  язгы  тукландыруны  тиз һәм сыйфатлы  башкару  өчен    Белгород  фирмасы  белән  шартнамә  төзелгән, бу  мөһим  агроэшне ике  «Барс» пневмотехникасы  башкара.  Аларда шул  ук  фирманың   дүрт     тракторчысы  эшли.  Хәзер  алар  хуҗалыкның  Тукай  кишәрлегендә  ике  сменада  эшлиләр.    Алар  түлеклеккә      1000 гектарга  кадәр   җир  эшкәртәләр,   аммиак   селитрасы   бер  гектарга   120 кг кертелә. Хуҗалыкта  ашламалар  запасы  җитәрлек.    

Көннәр җылыну  белән Тукай    механизаторлары күпьеллык   үләннәрне  тырмалауга керештеләр.   Бу  агроэшне 260 га  мәйданда  башкарырыга  кирәк  булачак,    ә бу  җаваплы  эш   «Маккормик» тракторында эшләүче    Фәрид Хәйруллинга  һәм «Террион» тракторында  тырмалау  агрегаты белән    эшләүче     Равил Мифтаховка йөкләнгән. Алар   туңга  сөрелгән  җирләрне  тырмалауга  керештеләр,  бу  хуҗалыкта  мондый  җирләр     8670 га мәйданны  тәшкил  итә.  Моның  өчен  15 трактор  җәлеп  ителә.  

«Көннәр шулай  яхшы  торса,  тырмалауны  без  бер  атнада  тәмамлыйбыз, – дип  билгеләп  үтте  баш  агроном Марат Гарипов. – Моның  өчен  бөтен  ресурслар бар.  Яз, мәгълүм  булганча,  кичектерүне яратмый».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International