Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Голландия технологияләре буенча бәрәңге һәм яшелчәләр үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

17 апрельдә Игенчеләр  сараенда Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов    «APH GROUP» Голландия  компаниясе  җитәкчесе   Витсе Оостербан белән  очрашты  һәм алар  Голландия  технологияләре  буенча бәрәңге  һәм яшелчәләр  үстерү  перспективалары  турында  фикер алыштылар.

Очрашуда  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  Илдус Габдрахманов һәм      Тәлгать  Таһирҗанов,   «Татагролизинг» АҖ генераль директоры    Азат Җиһаншин, «Сервис-Агро» ҖЧҖ  генераль директоры    Габделхәй Кәримов,   «APH GROUP» Голландмия  компаниясенең  Россиядәге  вәкиле   Василий Прокофьев һәм башка җаваплы  затлар  катнашты.

Шуны  әйтеп  китәргә  кирәк,  Татарстан  һәм   Нидерланд күп еллар  инде  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  хезмәттәшлек  итәләр.   Хәзерге  вакытта  республиканың  уннарча  компаниясе  Голландиянең    бизнес-структуралары  белән  эшлиләр.  Алар арасында     «Камский бекон» ҖЧҖ,   «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ,   «Красный Восток Агро» ИК ҖЧҖ,    «Сервис-Агро» ҖЧҖ һәм башкалар бар.  Шулай  ук Нидерланд  Корольлеге  компанияләре  дә  Татарстан  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренә  җиләк  үсентеләре,  бәрәңгенең яңа  сортларын  һәм яшелчә  орлыклары  кайтаралар. 

Күптән түгел Татарстан  делегациясе  Нидерланд  Корольлегендә булды,  аның  составында     Марат  Әхмәтов   та  бар  иде,  ул  шул  сәфәр  барышында  күпләп-ваклап  бүлү  үзәге эшенең   технологик  схемаларын  өйрәнде,  продукцияне фасовкалау цехларын  карады һәм  катнаш  ассортименттагы  яшелчәләрне  саклау  буенча  супермаркетларга  югары  сыйфатлы  продукция җиткерергә һәм ресурслардан  нәтиҗәле  файдаланырга  ярдәм  итә  торган  комплекслы  системаның  эше  белән  танышты.

Бүгенге  очрашу  кысаларында  Татарстанда  “Кырдан  кибет  киштәләренә кадәр” системасы  буенча  яшелчә  продукциясен үстерү, төргәкләү һәм саклау  буенча  югары  нәтиҗәле  системалар булдыру  эше дәвам  итте. Яклар  быел  “Нармонка” агрофирмасы базасында  гамәлгә ашыру  планлаштырыла  торган    берничә  проектны  карадылар.  

«Республикада  яшелчәләр  төркемен  саклауның  нәтиҗәле  һәм экологик  системаларын  гамәлгә кертү  – перспектив  юнәлеш», - дип  билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.

Очрашу  барышында  шулай  ук Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен  Голландия  компанияләре  тарафыннан  кулланыла  торган  технологияләр  буенча  уку семинарын  уздыруны  оештыру  турында  карар  кабул  ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International