Аксубай районында 80 яшьлек фермер вешенка гөмбәсен үстерү цехын ачты

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.   Бүген  һәр районда  үз эшен  ачып,  аны  уңышлы  алып  баручы  кешеләр  бар.   Шундыйларның  берсе  - Аксубай  муниципаль районының  Иске Тимошкино  (Старое Мокшино) авылында вешенка  гөмбәсен  үстерү   цехын  ачкан  Анатолий Самаренкин.

Яз әле  үз көченә  кереп  кенә  килә,  ә  Аксубай  районында инде  гөмбә уңышын  җыялар.   Үзенә 80  яшь булуга  карамастан, Анатолий Самаренкин  моннан  өч  ел  элек  кенә  әле  фермерлык  белән  шөгыльләнә башлый.  Аның  үз эшен  шулкадәр яратып,  аннан  тәм  табып  сөйләвеннән чыгып,  урын  кешене  түгел,  ә кеше  урынны  бизи  дигән  гыйбарәне  тагын  бер кат  искә төшерәсең.  

«Мин һәрвакыт  авылдашларым  өчен  борчылып  яши идем.  Бервакыт шулай  туган  ягыма  кайткач,  авылдашлар  миннән  яшьләр өчен,  авыл бөтенләй  юкка чыкмасын  өчен нинди дә  булса  эш ачуны  сорадылар. Һәм мин  гөмбә    цехы  ачарга  булдым», - дип  искә  төшерә  Анатолий Константинович.

Цехны  моннан  өч  элек     эксперимент өчен  ачтым, Татарстанда  әле  андый  цех  юк иде. Иң башта  ташландык  складларны  төзәттек, аларга    коммуникацияләр  суздык, җайланмалар  кайтардык.   Авылдашлар  гаҗәпләнәләр иде  инде,  ничек  инде  көнбагыш  кабыгы субстраты  яисә  салам тутырылган     полиэтилен капчыкларда   гөмбә үссен,  янәсе.  Әмма  алар  чынлап  та  үсә  башлады.  Самаренкинның  крестьян-фермер хуҗалыгына  хәтта  иң    пессимист авылдашлары  да  ышана  башлады.  Ул  чакта  гөмбә     цехының  барлык  мәйданы    350 квадрат  метр иде,  биредә  нибары  дүрт  кеше  эшли башлады.  

Министрлык     Анатолий Самаренкинның  башлангычын  хуплады,  аңа  җиһазлар  сатып  алу,   техник  модернизацияләү һәм керү  юллары  төзү   өчен 5 млн. сумнан артык   грантлар  бирелде.  

Озакка сузмыйча,  тагын  икенче  корпус  төзиләр.  Аның  мәйданы   1450 квадрат  метр була,  берничә  камера  урнаштырыла.   

Гөмбәләр  махсус камераларда  үстерелә,  аларда  аерым    температура, дымлылык саклана,  биналар  даими  җилләтеп  торыла,  аларга  бары  тик    бахилаларда  һәм халатларда  гына керү  рөхсәт  ителә. 

«Ай  саен  без  ике  тоннага  якын  вешенка  җыябыз", – дип  сөйләде  гөмбә  үстерү  буенча   оператор   Татьяна Жукова. Фермер  хуҗалыгында  ул    цех ачылган  көннән  башлап  эшли һәм аның  бөтен  нечкәлекләрен  белә. Ул     цех эше  турында  җентекләп  сөйләде: гөмбәләрне ничек аерым  җайланмаларда  ваклау  турында  да,  аларны  киптереп,  гөмбә  оны  ясау  турында  да  күп  мәгълүмат  бирде.  

 Анатолий Константинович үзе  әйтеп  узганча,  гөмбә  үстерү  – чыгымлы  эш,  әлегә    гөмбә үстерелә  торган  блоклар  Татарстаннан  читтә  сатып  алына,  бер  блоктан    өч  ай гына  файдаланырга  мөмкин.   Әмма  бу  мәсьәлә озакламый  хәл  ителергә  тора  – беренче   төзелгән  цех артында  яңа  төзелеш  башланганган - гөмбә  үстерү  блокларын  чыгару    цехын  эшләтеп  җибәрү  планлаштырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International