Марат Әхмәтов: техник модернизацияләү – авыл хуҗалыгы продукциясен конкурентлыкка сәләтле итүнең төп шартларыннан берсе

2019 елның 13 апреле, шимбә

Техник  модернизацияләүнең авыл хуҗалыгы продукциясен    конкурентлыкка  сәләтле  итүнең төп  шартларыннан  берсе  булуы турында  шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде. 

 Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә шулай  ук  Татарстан  Республикасы     Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты.

Марат  Әхмәтов  язгы  кыр  эшләренең  башлануы  турында  хәбәр итте.   . «Республика хуҗалыклары  бу  атна  башыннан  туңга  сөрелгән  җирләрне  тырмалауга, күпьеллык   үләннәрне һәм көзге  культураларны  ашламалауга  керештеләр. Бүгенгә     көзге  культуралар  - 50,2 мең  га мәйданда  һәм күпьеллык   үләннәр  22,0 мең  га мәйданда  тукландырылган», - диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы. 

«Язның  шулай  килүе  безнең  файдага  булды,  туфракта  дым  запасы  җитәрлек  тупланды.   Бу  Идел  арты районнарында дымга  кышкы  кытлыкны  торгызырга  ярдәм итте», - диде  Марат  Әхмәтов.

Көзге  культуралар  турында  сөйләгәндә,  министр  аларның  уңышлы  кышлавын  билгеләп  үтте.  

Марат  Әхмәтов АПКның  машина-трактор  паркы структурасының  үсемлекчелектә  һәм терлекчелектә  технологик  операцияләрне  оптималь   срокларда  башкару  мөмкинлеге  бирүен  билгеләп  үтте.  

Моның  өчен  иң мөһиме – эшләрне нәтиҗәле  оештыру. 

 Министр әйҗүенчә, авыл  хуҗалыгы  машиналарының  яртысы  диярлек   амортизация  срокларын  узган,   норматив тәэмин  ителеш  тә  60%тан  артмый.  

  Техник   модернизацияләү  программасы  нигезендә    республика энергетик  куәтле  тракторлар, киң алымлы  һәм күпфункцияле агрегатлар,  чәчү   комплекслары,  үзйөрешле  чапкычлар,  сиптергечләр һәм башка   инновацион  техника  белән  тәэмин  ителде. 

Соңгы  5 елда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  тарафыннан    1655 трактор, 748 ашлык  җыю  комбайны  һәм  236 азык  җыю комбайны,  башка  техника  һәм җайланмалар  сатып алынган,  ел  саен    5-6 млрд. сумлык  техника яңартыла.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  әйтүенчә,  республика АПКсының  техника белән  тәэмин  ителеше   агымдагы  елда    100 гектар  чәчүлеккә   163 ат көчен  тәшкил  итә.

Ул  районнарның  техника куәте  белән  тәэмин  ителешенә  мисаллар  китерде.  Ул  районнар  арасында  күрсәткечләре  буенча  Европа фермерлары дәрәҗәсендәге хуҗалыкларны  да,  шулай  ук  бик  түбән күрсәткечле  хуҗалыкларны  да  атап  китте.  

«Без техник  модернизацияләү  буенча  10 еллык  программада    2020 елга техника  куәтен    200 ат  көченә  җиткерү  бурычын  куйдык,  әмма  техникага  бәяләрнең  артуына  бәйле  рәвештә  бу  максатка ирешү  бик  авыр  булуы  аңлашылды, - дип  төгәлләштерде  Марат  Әхмәтов.    – Комбайннар  паркын  нигездән яңартырга  кирәк,  бары  тик урып-җыюны  вакытында  башкарып һәм үстерелгән  игеннең  сакланышын тәэмин  итеп кенә  без  өстәмә  рәаештә  500 мең   тонна  ашлык  җыеп ала алабыз».

Бүген  республикада  1    комбайнга   470 га җир  туры  килә, ә уннарча  районнарда   - 500 га һәм аннан да  күбрәк, аерым  хуҗалыкларда  хәтта  1  мең гектарга  кадәр  җитә.  

“Яхшы техник тәэмин ителеш - югары табышлы эш нигезе, - диде министр. - Тиешле мөмкинлекләр булмаган районнарда  икътисад та,  җитештерүдә  табыш та  юк”.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  иске техниканың  чыгымнарны, запас частьләрне, ягулыкны   да  күбрәк  таләп  итүен  билгеләп  үтте.  Ул Әгерҗе, Апас, Кайбыч, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында   авыл хуҗалыгы техникасы паркының  бөтенләй  дә  яңартылмаган  булуын мисалга китерде.

 «Агымдагы  елда  техника белән  тәэмин  ителеш  бик  әкрен  бара, - диде  Марат  Әхмәтов.  – Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгын да  бу  борчый – бүленгән акчалар  да  тотылмый,  болар   – техника сатып  алуга  ташламалы    кредитлар, “ОТП” программасы  буенча   Росагролизингка заявкалар  бик  пассив  бирелә.

Мәс., бу  елның  беренче  кварталында     73 трактор,  28  комбайн,  12 йөк  машинасы һәм 119  бер.  башка  авыл  хуҗалыгы машинасы  сатып  алынган. Бары тик  37 бер.  (16%) кына   Росагролизинг аша  сатып  алынган. 

«ОПТ» программасы  буенча  ташламалы  шартларда,  беренче  түләүне 6 айга  кичектереп һәм елга  3% кына  арттырылып,   Росагролизингка    234 заявка бирелгән, шуларның  127се  генә  эшкә алынган,  республиканың 18 районыннан    мөрәҗәгатьләр   бөтенләй булмады,  - дип  билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.

Министр "Росагролизинг" белән эшне көчәйтергә кушты -  анда быел   иң уңайлы  шартлар  булуын  билгеләп үтте    (лимитлар билгеләнмәгән, залог белән тәэмин  ителеш  юк, техниканың  номенклатурасы  киңәйтелгән). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International