Дубайда Еллык инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең экспорт куәтен күрсәттеләр

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

9 апрельдә    «РАЦИН» АҖ генераль директоры    Әсхать Шәрәпов Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов кушуы  буенча    Дубайда  Еллык  инвестиция   форумы  (Annual Investment Meeting 2019) кысаларында Берләшкән  Гарәп Әмирлекләре Икътисад министрлыгының  тышкы сәүдә һәм сәнәгать министры  урынбасары    Абдулла Әхмәд Әл Салех әфәнде  белән  очрашты.   Халыкара  очрашуда шулай  ук  «РАЦИН» АҖ  генераль  директоры  урынбасары    Әнвәр Мәүләнов, Татарстан  Республикасының  Халыкара  ислам  бизнесы ассоциациясе вәкиле   Илнур Гайнуллин,   «Хәләл Агро Трейд» сәүдә йорты  вәкиле  Адел Хисмәтуллин катнашты.

Очрашуны  ачып,   Әсхать Шәрәпов, Берләшкән  Гарәп Әмирлекләре, Фарсы  култыгы  илләре  белән  хезмәттәшлекне  җайга  салу,  уртак   инвестиция   проектларын гамәлгә ашыру һәм  сәүдә әйләнешен  арттыру  безнең  республика  өчен  өстенлекле  бурычлардан  санала,  дип  билгеләп  үтте.     Абдулла Әхмәд Әл Салех, Татарстан  Республикасыннан  кунакларны  җылы  сәламләп,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов әфәнде БГӘдә еш була  торган  кунак,  дип  ассызыклады, ә безнең  халыклар  рухи, мәдәни яктан һәм менталь караша белән  бик  охшаш,  бу  тотрыклы  халыкара  мөнәсәбәтләр  урнаштыру  өчен  бик  уңай  алшартлар,  дип  билгеләп  үтте.  

Очрашу  барышында    Әсхать Шәрәпов актуаль инвестиция   проектларын,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең   экспорт  куәтен  презентацияләде һәм шулай  ук Татарстан  Республикасының  соңгы  берничә  еллар буена   сөт,  ит, бөртекле  культуралар  җитештерү  буенча  алдынгы  урында  булуын  билгеләп  үтте. 

 Абдулла Әхмәд Әл Салех АПК өлкәсендә  тәкъдим  ителгән  инвестиция    проектларын  гамәлгә ашыру  мөмкинлекләрен  карарга  әзер  булуларын белдерде һәм  аның  кушуы  буенча   һәр тәкъдим  ителгән  проектның  инвестиция  җәлеп  итүчәнлеген анализлау  һәм бәяләүнең  мөһим  этабын  башлый торган  БГӘ инвестиция  холдингларының исемлеген  бирүне  планлаштырды. Уздырылган  сөйләшүләр  йомгаклары  буенча  яклар  БГӘдән Абдулла Әхмәд Әл Салех әфәнде  җитәкчелегендәге  делегациянең    2019 елның 24-26 апрелендә уздырыла  торган “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” XI Халыкара   икътисадый  саммит кысаларында  Казанга  килүен  оештыру турында  килештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International