Министрлыкның махсус комиссияләре республика хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерә башладылар

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

9 апрельдә Министрлык  комиссиясе авыл  хуҗалыгы техникасының 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүне Арча районыннан башладылар.

Комиссияне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче   урынбасары   Николай Титов җитәкләде.  Комиссия  эшендә  шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  техник  җиһазлау     секторы мөдире      Ян Клетенков, районның   Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Ренат Гатиятов, Арча  районы  дәүләт  техника күзәтчелеге  инспекциясе  башлыгы  Габделхак Касыймов, «Россельхозцентр» ФДВИ филиалының  район  бүлекчәсе  башлыгы  Рүзәл Мортазин, Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  белгечләре һәм хуҗалыклар  җитәкчеләре  катнашты.  

Чарада  техниканы  имин  файдалануга,  техника иминлеге  буенча инструктаж уздыруга һәм механизаторларның  медицина    тикшерү  узуга  аерым  игътибар  бирелде.   Гомумән алганда,  хуҗалыкларның  язгы  кыр  эшләренә әзерлеге  тиешле  дәрәҗәдә булуы билгеләнде һәм  комиссия  тикшерүен  уңышлы  уздылар.  

Арча  районына  сәфәре  кысаларында  Николай Титов авыл  хуҗалыгы  оешмалары  җитәкчеләре  белән  дә  очрашты,  алар  2019 елда  чәчү  кампаниясен  уздыру  мәсьәләләре  турында  фикер алыштылар.   Очрашу  барышында   шулай  ук   ук  авыл  хуҗалыгы  машиналарыннан  нәтиҗәле  файдалану чаралары турында  да  искәрттеләр,  техникны  дөрес көйләмәү  нәтиҗәләре  турында  кисәттеләр,  мондый  хәлләр   җитештерүчәнлекнең       40%ка кадәр кимүенә, ашлыкны югалтуга, ягулыкның  артык  тотылуына һәм машиналарның,  агрегатларның  тизрәк  сафтан  чыгуына, ахыр  чиктә,  уңдырышлылыкны  шактый  киметүгә  китерергә  мөмкин, дип  билгеләп  үттеләр.   

Искәртеп  үтәбез,  Министрлыкның  махсус комиссияләре      8 апрельдән  12 апрельгә  кадәр  республиканың  барлык  хуҗалыкларын  тикшереп чыгалар һәм  аларның  язгы  чәчү  эшләренә  әзерлеген  бәялиләр.    Конкурста  җиңүчеләр  Министрлыкның  призларына  ия  булачаклар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International