Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре язгы кыр эшләре өчен ягулыкны ташламалы бәядән алачаклар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Гомумән алганда, 2019 елда  республика хуҗалыкларына  сезонлы  кыр эшләрен  башкару  өчен  140 мең  тонналап  ягулык-майлау  материаллары  кирәк  булачак.  

«Бүгенгә ташламалы  бәя  буенча  бер  тоннага 42,7 мең  сумнан  70 мең тонна дизель ягулыгы  алу  өчен   “Татнефть“ белән  килешү  төзелде, бу  чәчү  кампаниясен   оптималь срокларда  тәмамларга  мөмкинлек  бирәчәк», – дип  хәбәр  итте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов.

Аның  әйтүенчә, язгы  кыр эшләренә    11 мең  трактор,   6шар  мең    чәчкеч һәм культиватор, 650 киң алымлы  чәчү    комплексы  җәлеп  ителәчәк. Бүгенгә  барлык хуҗалыкларда  тракторларның  һәм  башка авыл  хуҗалыгы  техникасының     95% проценттан  артыграгы  ремонтланган  һәм чәчү  кампаниясенә     әзер. 

«8 апрельдән республиканың  барлык  районнарында  техниканың  язгы  кыр эшләренә  әзерлеген  тикшерү  өчен    комиссияләр оештырыла», – дип  өстәде Габдрахманов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International