Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Шимбә көнне, 30 мартта, Казанда, Чаллыда,  Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  (“Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында)   иртәнге  6.00 сәгатьтә гадәттәге  авыл хуҗалыгы  продукциясен һәм  көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату ярминкәләре ачыла. 

 Шәһәр кешеләре  кулай  бәяләрдән  ит, сөт, сыр, май, яшелчәләр, бал, ярмалар һәм башка төрле  фермер  продукциясен  сатып  ала  алалар. 

 Казанда  быел  халык  үтенече  буенча  "Салават купере" торак  комплексы  янындагы  "Радужный" сәүдә үзәге  территориясендә яңа  мәйданчык  оештырыла.  Калган  мәйданчыкларның  урыны  Казан һәм Чаллы  халкына  гадәттә уздырыла  торган    авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  буенча яхшы   таныш.  

Ярминкәләр  түбәндәге  элеккеге адреслар буенча  узачак: 

– Авиатөзелеш районында:  Ленинград ур., 27 («Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта);

 – Вахитов районында: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

 – Киров районында: Краснококшайский ур., 152/2 («Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә)  һәм Батыршин ур., 20;

– Яңа Савин  районында:   Хөсәен Ямашев пр., 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге янындагы  мәйданчыкта);

 – Идел буе районында: Җиңү пр., 48а («Чулпан» мәдәни үзәге янындагы   мәйданчыкта);

–  Совет районында:  Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркы ачык  мәйданчыгында һәм  Липатов ур., 7  (Дәрвишләр поселогында);  

Зеленодольск районының  Октябрьский поселогында  –  “Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында.   

 Моннан  тыш,  Казанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  чатыр  корылган  сигез мәйданчыкта  оештырыла:   Беломорский  һәм  Гудованцев урамнары  киселешендә,   Дементьев ур,  7,   Ильич ур., 1, корп.1 (Юдино),   Ш.Усманов ур., 1,   Академик  Лаврентьев ур.,  10,   Ю.Фучик ур.,  72,   Зәкиев ур.,  12,   Ломжа  һәм  Ю.Фучик урамнары  киселешендә.

Чаллыда  ярминкәләр  Габдулла  Тукай яр  буе, 16   адресы  буенча   “Төзүче” стадионы  каршындагы  мәйданчыкта, Әхмәтшин, 115 адресы  буенча “Көньяк” («Южный»)  агросәнәгать   паркында   һәм ипподром  территориясендә  Чулман проспектында оештырыла. 

Республикада  язгы  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  һәр шимбәдә  27 апрельгә кадәр  узачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International