Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы интервенцияләр уздыру очрагында ашлыкка минималь бәяләрне ФАС белән килештерде

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  2019-2020 елдарда  дәүләт сатып  алу   интервенцияләрен  үткәрү  турында  карар кабул  ителү очрагына  2019 елгы  ашлык  уңышына минималь бәяләрнең  чик  күләмен   Федераль  антимонополия  хезмәте  белән  (ФАС) белән килештерде.  

Тиешле  документ  норматив  хокукый  актлар  проектлары  порталында  басытырылды.  

2019 елның   1 июленнән   2020  елның  30 июненә  кадәр чорга    2019-2020  елларда  2019 елгы  ашлык  уңышына  карата  сатып  алу интервенцияләре  үткәрелү очрагына   Россия  ФАС белән килештерелгән минималь бәяләрнең  түбәндәге  чик  күләмнәре  билгеләнде.

Өченче  класслы  йомшак  бодай    -   Үзәк федераль  округта  (ЦФО),  Көньяк федераль округта  (КФО) -  бер  тоннасы   9 900 сум,  Төньяк-Кавказ  федераль  округында   (ТКФО) – бер  тоннасы  11 100 мең  сум;  Идел  буе  федеральном округында  (ИбФО) – бер  тоннасы  8 600 сум;    Урал  федераль  округында   (УФО) – бер  тоннасы  9 600 сум;  Себер  федераль  округында   (ТФО) һәм Ерак Көнчыгыш     федераль  округында   (ЕКФО) – бер  тоннасы     8 400 сум;

Дүртенче класслы  йомшак  бодайга  бәяләр  Россия  Федерациясе  субъектлары  буенча  НДСны  исәпкә  алып  кулды:    ҮФОда -  тоннасы        9 000 сум,  КФОда  һәм   ТКФОда  - тоннасы  10 200 сум,  ИбФОда  - тоннасы  7 600 сум,  УФОда   -  тоннасы  8 500 сум,  ТФОда  һәм   ТКФОда   - тоннасы  7 900 сум.

Бишенче  класслы  йомшак  бодайга  бәяләр,  НДСны  исәпкә  алып,    ҮФОда -   тоннасы  7 800 сум,  КФО да  һәм  СКФОда   -  тоннасы  9 100 сум,   ИбФОда  -  тоннасы  6 800 сум,   УФОда   - тоннасы 7 900 сум,   ТФОда  һәм  ТКФОда  - тоннасы  7 300 сум;

Өченче  класстан  түбәнрәк  булган  арышка  бәяләр  Россия  Федерациясенең   барлык  субъектлары  буенча, НДСны  исәпкә  алып,  тоннага      6 700 сум  итеп  билгеләнде. Арпаның  бер  тоннасы  Россия  Федерациясенең  барлык  субъектлары  буенча   тоннага    7 100 сумнан  10 600 сумга  кадәр билгеләнә, өченче  класстан  түбәнрәк  булган  кукурузга  бәя, НДСны  исәпкә  алып, -    тоннасы   8 100 сумнан   9 700 сумга  кадәр  билгеләнә.   

Документка  аңлатма язуында  өченче, дүртенче, бишенче  класслардагы  йомгак  бодайга, арыш, арпа һәм мкукурузга  бәяләрне  исәпләү  өчен  җитештерүчеләрнең 2018 елның  июль - октябрь  айларындагы  уртача  бәяләре    (Росстат белешмәләре  буенча), 2018 елга 4,3 % күләмендә  билгеләнгән  инфляция  индексы   кулланылганы  турында  язылган. 

Шуны  әйтергә кирәк,  Россиядә эчке  бәяләрне җайга  салу  өчен  2001 елдан  башлап  ашлык (товар ашлыгы)  сатып  алу  һәм сату буенча    дәүләт   интервенцияләре  үткәрелә.    Көз көне, ашлык  уңышы базарга  кергәннән соң,  аңа бәяләр  төшә, шуңа күрә  дәүләт  аграрийларга  ярдәм  итү  өчен  алардан  ашлыкны сатып  ала,  ә  кышын  һәм язын бәяләрнең  артуын  булдырмас өчен  дәүләт ашлыкны   интервенция   фондыннан  сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International