Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: бу елның 2 аенда терлекчелек өлкәсендә акчалата керем 11 млрд. сум булды

2019 елның 23 марты, шимбә

Авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  агымдагы  елның  ике  аенда  терлекчелек  өлкәсендәге эш нәтиҗәләре  турында  шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.    

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин  да  катнашты. 

Министр хәбәр итүенчә, агмыдагы  елның  гыйнвар, февраль  айларында      АПК өлкәсендә  акчалата  керем    14 млрд. сум  тәшкил  иткән, шуннан  терлекчелектән  – 11 млрд. (узган  елга  карата +20%). Шул  исәптән сөт  сатудан     - 4,5 млрд. сум  (2018 елга  карата 123%), терлек  ите һәм кош итеннән   - 5,7 млрд. сум (117%), йомыркадан  - 775 млн. сум  (145%).

  205 мең  тонна   сөт  савылган, узган  елга  карата  артым   -  3%. Ит өчен  терлек  һәм кош-корт    64 мең  тонна  үстерелгән (102%).

Марат  Әхмәтов сүзләренә караганда,  республиканың  кошчылары  йомырка җи тештерү  буенча  узган  елгы  уңышны  ныгытырга  тырышалар, үсеш     20% тәшкил  итә.   188 млн.данә йомырка  җитештерелгән.  Кош-корт саны   1,3 млн. башка арткан,  аларның  гомуми  саны    17 млн. тәшкил итә. 

Сәнәгати  дуңгызчылык үз куәтен  арттыру  өчен  яңа  резервлар  булдыра,    дуңгызларның  баш  саны    17 меңгә арткан, бүген республикада  аларның  гомуми  саны   -   443 мең  баш. 

Эре  мөгезле  терлекләргә килгәндә, республикада  уңай  үзгәреш  күренә  - аларның  саны  3  мең башка арткан.   Бу  юнәлештә  системалы  эш   Балтач,  Мамадыш, Кукмара, Әлки, Саба һәм Әтнә    районнарында  алып  барыла.  Шулай  ук     Буа,  Чүпрәле,  Нурлат, Тукай районнарында  да  артым  күренә.  

Әмма  Марат  Әхмәтов әйтүенчә, 13  районда  төрле  сәбәпләр  аркасында  күрсәткечләр  кимегән.  Мәс.,  Апас районында  эре  мөгезле  терлекләр  саны     1,5 мең  башка кимегән, Ютазы   районында  - 520 башка,  Югары  Ослан   районында   - 500 башка, Теләсе  районында   – 300 башка,  Питрәч    районында   – 200 башка.

«Эре  мөгезле  терлекләр саны  кимегән  һәр фактк тәнкыйди карауны  таләп  итә  һәм аны  торгызу  өчен  оператив    чаралар  күрергә  кирәк.   Өстәвенә,  дәүләт ярдәме күрсәтү  буенча  килешүләрдә  максатчан индикатор  итеп  терлекләр  санын  1  гыйнвар  дәрәҗсендә  саклап  калу  каралган.   Шуңа  күрә  дәүләт ярдәменнән  мәхрүм булмас  өчен  терлекләрнең  баш  санын  торгызырга  туры  киләчәк», - дип  искәртте  министр.

Марат  Әхмәтов шулай  ук  сөт трмагы  мәсьәләләренә дә  тукталды.  Республиканың  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында    һәркөннне    3,6 мең  тоннадан  артык  сөт  җитештерелә.   Узган  елга  караганда  бу  үсеш   157 тонна   яки 4,5%  тәшкил  итә. 

«Алдынгылар  арасында  -   Кукмара, Балтач, Әтнә  районнары – боларда  тәүлеклек  савым    200 тоннадан  артып китә.   160 тоннадан  артык  -      Актаныш, Саба,  Арча һәм  Мамадыш  районнарында. 7 район   савымны  узган  ел  белән чагыштырганда       10 процентка арттырды.   Әлмәт районы  хәтта   30 процентка арттырды», - дип  өстәде  министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International