Республика һөнәр берлеге комитеты ел йомгакларын ясады

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта Татарстан  Республикасы һөнәр  берлеге  оешмасының  Фәридә Гарифуллина рәислегендә   киңәйтелгән утырышы  узды.  Анда  һөнәр  берлеге  оешмасының  2018 елгы  эшчәнлегенә  йомгаклар  ясалды.   Утырышта  район,  эре  башлангыч  һөнәр берлекләре  оешмалары рәисләре,  республика  һөнәр берлеге  оешмасының    контроль-ревизия   комиссиясе  әгъзалары катнашты. 

Республика һөнәр берлеге  комитеты  белгечләренең  хисапларында  һөнәр берлегендәге  әгъзалык  буенча  статистика хисабына, һөнәр  брелегенең  2018 елгы  бюджеты  үтәлешенә, кампаниянең  күмәк  шартнамәсе  үтәлешенә   тирән анализ ясалды.  Предприятиеләрдәге  финанс  кынлыкларга  да  карамастан,  2018 ел дәвамында  социаль гарнтияләр кимемәве турында  билгеләп  үтелде.    Күмәк  шартнамәләр төзегәндә һөнәр  берлекләре  комитетлары  хезмәткәрләр  өчен  җитди  ташламалар,  шул  исәптән  түләүле  өстәмә яллар бирү, эшләүчеләрне һәм аларның  гаиләләрен  савыктыруны  финанслау, остазлык  өчен  өстәмә  түләүләр, бала  туганда  өстәмә  акчалата  түләүләр, балаларны  лагерьларга  җибәрүне оештыру, пенсиягә киткәндә,  шулай  ук  армиягә киткәндә   бер  мәртәбә  түләүләр   бирү мәсьәләләрен  хәл  итүгә  ирештеләр.   Уңай нәтиҗәләргә ирешүче  предприятиеләр  арасында     ««Майский»ТК” ҖЧҖ,   «Чаллы бройлер» ҖЧҖ,  «Зеленодольск сөт  эшкәртү комбинаты» ААҖ, АО «Эссен Продакшн АГ»,   «Элита» ГПП” АҖ,   «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДУ,   «Буа  шикәре» ААҖ,   «Зәй шикәре» ААҖ бар. 

Утырышта  шулай  ук  тармак хезмәткәрләренең хезмәт хаклары  турында  җентекле  сйләшү  булды.   Авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  айлык  уртача хезмәт хакы    18,5%ка арткан,  аерым  уңышларга  да  карамастан,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  хезмәт хакы     уртача  республика  күрсәткечләреннән шактый  аерыла   (2018 елда - 66%ны  тәшкил итә). Азык  сәнәгате  предприятиеләрендә  уртача республика күрсәткеченнән    85,1 % тәшкил  итә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  хезмәтне саклау  секторы  мөдире    Айдар Сәлахов агросәнәгать комплексы  оешмаларында  хезмәтне саклауның торышы  белән таныштырды.    2018 елда  тармак  предприятиеләрендә  авыр  нәтиҗәләргә китергән  җитештерү     имгәнүләре   белән  11 очрак булган, үлем очрагы  - 2.   Тенденция кимүгә таба  бара.    Һәрвакыттагыча,  һөнәри хәтәрлек    механизаторлар  һәм терлекчеләр арасында  күбрәк.    Бәхетсезлек  очракларының  төп  сәбәпләре  җитештерү  технологияләрен һәм җитештерү  тәртибен,  шулай  ук  юл кагыйдәләрен  бозудан       гыйбарәт.    Утырышта  катнашучылар  һөнәр берлекләре органнарының  күмәк  шартнамәләр кысаларында   предприятиеләрдә хезмәтне  саклау  торышын  тикшереп  торуларын  билгеләп  үттеләр.    2018 елда  һөнәр берлекләре  булган  оешмаларда  авыр  имгәнү  белән  бер  генә  очрак булган.  

Фәрида Гарифуллина утырышта  катнашучыларның  игътибарын социаль партнерлыкны  алга  таба  камилләштерү  зарурлыгына,   хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын  яхшырту  буенча  эш бирүчеләргә куелган таләпләре үтәлешенә,     хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм гомерен  саклауга, авыл  хуҗалыгы   предприятиеләрендә хезмәт хакын арттыруга  юнәлтте.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International