Татарстанның яэа эә башлаучы фермерларына эшкуарлыкны арттырырга булышалар

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

15-17 мартта  Казанда  Татарстан  Республикасының  Аграр яшьләр  берәшмәсе Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы   белән берлектә      «2014-2020 елларга  Татарстан  Республикасы авыл  яшьләре» ярдәмче  программасын  гамәлгә ашыру кысаларында    Яшь эшкуар (яңа  эш башлаучы  фермер) мәктәбендә     укулар  узды.  

Чараның  төп максаты  -  үз бизнесын  башларга  теләүчеләрне  крестьян - фермер хуҗалыыгы  өлкәсендә эшкуарлык  эшчәнлеге  нигезләренә өйрәтү, аларда  үз эшләрен  уңышлы  башлап  җибәрү  өчен  кирәкле  белем һәм күнекмәләр  булдыру,  авыл  яшьләре  арасында  эшкуарлыкны планлаштыру күнекмәләренә  өйрәтү һәм эшкуарлыкны  популярлаштыру иде. . 

 Укулар  Казанда «Идел» яшьләр үзәге базасында  узды.  Анда   авыл  җирендә яшәүче, авылда  үз бизнесын  ачрган җыенучы  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  яшьләр,  яшь фермерлар, шулай  ук  бер  елдан  азрак  эшләүче  крестьян - фермер хуҗалыклары башлыклары, аграр уку йортлары  студентлары   катнашты,  барысы 60лап  кеше  булды.   

 Өч көн  дәвамында  яшьләр  эксперларга  үзләрен  кызыксындырган  сорауларны биреп,  аларга  төпле  җаваплар  алдылар, алар арасында  яшь фермерларга  дәдүләт ярдәме, гаилә  терлекчелек  фермаларына  субсидияләр, грантларда  катнашу тәртибе турындагы  мәсьәләләргә кагылышлы  сораулар  бар иде.  

Мәктәптә  катнашучылар беренче  көнне  республиканың  профильле  министрлыклары  һәм   ведомстволары  вәкилләре  белән очраштылар. Аралашу  мәйданчыгында  яшьләрне  авыл  территорияләрен үстерүгә  җәлеп  итү  һәм  кече  эшкуарлыкны  үстерүгә  ярдәм итүнең  финанс-икътисадый  механизмы мәсьәләләре  буенча  фикер алыштылар.  

Уку программасы  “Идел” яшьләр үзәгендә  дәвам итте.  биредә  катнашучылар, КФХларның,  крестьян хуҗалыкларының,  башка  авыл  хуҗалыгы товарлары  җитештерүчеләренең  хуҗалык  эшчәнлеге шартларыннан,  яшь эшукарлар  өчен     бизнес-планлаштыру  турында    лекция  тыңладылар.  

Катнашучылар  шулай  ук  Лаеш һәм Балык  Бистәсе  муниципаль районнарының  узган  ел  грантлар  конкурсларында  җиңүчеләр дип танылган фермер хуҗалыкларында  булдылар.    Алар  арасында      «Лаишевский Шампиньон» («Лаеш Шампиньоны» ҖЧҖ,  «Батыршин» КФХсы (мәрсин (осетр) балыгы  төрләрен  үрчетә),  «Габитов Рузаль Маликович» КФХ эре  мөгезле  терлекләр, сөт  терлекчелеген  үрчетә)  һәм  «Габдриев Данил Габделхаевич» КФХ (бөртекле   культуралар  үстерү белән шөгыльләнә) бар.  .

«Бу әле  бүгенге  көндә  тулы  куәткә  эшли торган  әле    кластер түгел. Әлеге  юнәлештә   бик  күп юлларны  үстереп була,  шул  ук  вакытта  кыенлыклар да  юк  түгел  -   азык  һәм белгечләр  проблемасы», -  дип,  үз  фикерләре бүлеште  мәрсин фермасы турында  Минзәлә районыннан Айгөл  Хисмәтуллина.  

 «Сәфәр  бик  уңышлы  булды. Бигрәк  тә  сөтчелек  фермасы  ошады.  Мин шул  өлкәдә  уйлыйм. Бу  фермада  булганда  әлеге җитештерүнең  бөтен  нечкәлекләрен  белдем дип әйтергә була.  Бу  миңа  киләчәктә  ялгышларны  читләтеп  үтәргә  ярдәм  итәчәк», - дип бүлеште Мәктәптә Чистай районыннан катнашучы   Даут Хәкимов.

Икенче  көн  азагында  катнашучылар  өчен "Зиланткон" Казан  уен-практика үзәге идарәсе  рәисе  Борис Фетисов исеменнән  уен оештырылган  иде.    Уенның  асылы  бизнесны  төпле  исәпкә  алып  баруга   һәм  капиталны  арттыруга  корылган  иде

Өч көн  дәвамында  катнашучылар крестьян - фермер хуҗалыкларының      хуҗалык  эшчәнлегенә  анализ  ясау  белән  шөгыльләнделәр һәм  аларны    үстерү  перспективаларын эшләделәр.   Соңгы  көндә  йомгаклау  эшләре буенча        презентация узды,  шуннан  соң  авылда  бизнес-планлаштыру  буенча квалификаци  күтәрү  турында    сертификатлар  тапшырылды. 

«Мин мондый Мәктәптә беренче  мәртәбә катнаштым.  Мондый чаралар  зоналар  буенча  да  һәм ешрак үткәрелсен иде дигән теләктә калам.   Алар  яңа  эшкә керешкән фермерларга  гына түгел,  ә студентларга  һәм  авыл  яшьләренә  дә  кызыклы  булыр дип уйлыйм», - диде  Баулы  районыннан  фермер    Артак Микаэлян.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International