Бүген Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстанның татар авылларыннан эшкуарларның VIII Бөтенроссия җыены утырышы узды

2019 елның 16 марты, шимбә

Чара Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел  ачу  комплексында узды, анда  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов,      Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары,  «Милли Шура» Бөтендөнья татар конгрессы  рәисе  Васил Шәйхразиев, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, республика министрлыклары  һәм      ведомстволары  вәкилләре  катнашты.   

Утырыш  башланганчы  кунакларга    хәләл продукциянең  төрле  төрләре, халык  һәм  сәнгать кәсепләре  товарлары күрсәтелде,  шулай  ук  татар  телен  һәм  милли культураны  саклап калу  буенча  проектлар  тәкъдим  ителде. 

Утырышны  ачып,  Васил  Шәйхразиев Җыенда  Россия  Федерациясе  төбәкләренең 39  төбәгеннән   һәм Татарстаннан    800ләп  кече  бизнес,  фермер хуҗалыклары, шәхси  ярдәмче хуҗалыклар  вәкилләренең  катнашуын  билгеләп  узды.   Алдагы  көндә татар  эшкуарлары  катнашында  аралашу  мәйданчыкларының  эше  оештырылды,  кунаклар шулай  ук  Мөслим районына бардылар.  

Бизнес вәкилләре  үз чыгышларында  төрле   актуаль  мәсьәләрне  күтәрделәр.  Шулар  арасында   - авыллардан  кешеләрнең  шәһәрләргә китүе, продукцияне сату  һәм сәүдә  итүнең  яңа  базарларын  эзләү,  Россиянең  башка төбәкләреннән,  шулай  ук  Татарстаннан   татар  эшкуарлары  белән үзара  хезмәттәшлек  итү мәсьәләләре.  

«Бүген  үзебезнең  туган  телебезне,  традицияләрне, бай  мәдәниятебезне   саклап  калу аеруча  мөһим.  әмма  шәһәрдә  моны  эшләп  авыр.  Моны  эшләү  өчен  безнең  нигез  - авыл.    Шуңа  күрә  аңа  ярдәм  итәргә, яшәү өчен  уңай  шартлар  булдырырга  кирәк.     Быел  республикада  төрле  40  программа  гамәлгә ашырылачак, аларның  яртысыннан  күбрәге  авылны  үстерүгә  юнәлдерелгән», - дип  ассызыклады  Рөстәм Миңнеханов.

Бүген  республика  территориясендә татарларның  30%ы  гына  яши,  калганнары  Россиянең  башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яши,  диде Президент.    «Безнең эш  сәфәрләре  кысаларында без һәрвакыт  алар белән очрашырга, борчыган  мәсьәләләр  хакында  фикер алышырга,  аларга  теге  яисә  бу  ярдәмне  күрсәтергә    тырышабыз.  Авыл  кешеләре  арасында  бик  тырыш  һәм үз эше  белән шөгыльләнә  торган  бизнес вәкилләре  күп», - диде  Татарстан  Президенты.  

Рөстәм Миңнеханов эшкуарларның  татар  авылларын үстерүгә һәм  саклап  калуга  шактый  зур  өлеш  кертүләрен  билгеләп  узды.   Үз  бизнес-проектларын  үстереп,  алар  эш урыннары  булдыралар, шуның  белән  кече  ватанда  кешеләрне  саклап  калырга  булышалар.  

Чара  азагында  Рөстәм Миңнеханов Татарстан  Республикасы  дәүләт  бүләкләрен  һәм Татарстан  Республикасы  Президентының  Рәхмәт хатларын  тапшырды.    

Белешмә  өчен:

Беренче Бөтенроссия җыены 2012 елда  булган  иде, анда  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашында  татар  авыллары эшкуарларының  төрле  тормыш  аспектларына кагылышлы мөһим    проблемалар  хакында  фикер алыштылар. Җыенда  күтәрелгән мәсьәләләр һәрвакыт    актуаль  булып калалар һәм  даими  игътибар  таләп  итәләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International