Шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәме алырга мөмкин

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстанда  республика икътисадына зур  өлеш  кертә  һәм  дәүләт ярдәменнән  файдалана  торган кече  хуҗалыкларга  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга зур  игътибар бирелә.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 елда  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларның  түбәндәге  юнәлешләр  буенча  дәүләт  ярдәмен алу  хокуклары  булуын  искәртә: 

- сөтчелек  юнәлешендәге кече  фермалар  төзү буенча  чыгымнар өлешен  кайтаруга  субсидияләр;

- савым сыерлары, сөт  кәҗәләре һәм бер  яшьтән зуррак  булган кәҗә  бәтиләре тотуга  чыгымнар  өлешен  кайтаруга  субсидияләр;

- яшь кош-корт (казлар, үрдәкләр, күркәләр, бройлер  чебешләре) сатып алуга   чыгымнар өлешен  кайтаруга  субсидияләр;

- товар һәм нәселле башмак таналар  һәм  беренче бозау таналар сатып  алуга    чыгымнар өлешен  кайтаруга  субсидияләр;

бияләр  тоту өчен  азык  сатып алуга  чыгымнар өлешен  кайтаруга  субсидияләр.

2019 елга  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  дәүләт ярдәменең  барлык  төрләре  буенча  кирәкле  документлар  исемлеге  белән  тулырак мәгълүмат Министрлыкның  рәсми сайтында  урнаштырылган.  

Гражданнар үзләрен кызыксындырган  барлык  мәсьәләләр  буенча  түбәндәгеләргә мөрәҗәгать итә   алалар:  

-   «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча    компетенцияләр үзәге» ДБУенә,  телефон:  (843)221-77-40;

- үз районыгыздагы   Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә. Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләренең телефоннарын  һәм адресларын сылтама буенча  табарга  мөмкин;

- Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының кече  хуҗалыкларны  үстерү  бүлегенә,  телефон:   (843)221-76-54,  221-76-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International