Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Авыл территорияләрен үстерүнең комплекслы дәүләт программасы проектын эшләде

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Авыл  территорияләрен  үстерүнең  комплекслы дәүләт программасы проектын  эшләп бетерде.  Документның паспорты  рәсми хокукый  мәгълүмат   интернет-порталында  басылып  чыкты. 

Дәүләт программасы  проекты  төп  өч  юнәлешне үз эченә ала:    ведомство  максатчан программалары: «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерүне аналитик,  норматив, методик тәэмин итү» һәм «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  федераль чаралар», шулай ук  «Авыл  территорияләренең бүгенге  торышы» ведомство проекты. Аларны  гамәлгә ашыру авыл  халкының  эш  белән тәэмин ителешен һәм  иминлеген  арттыруга,  уңайлы  һәм имин яшәү  шарталры  булдыруга,  шулай  ук    транспорт мөмкинлеген  тәэмин итүгә,  авылда телекоммуникация,  инженерлык һәм  социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт программасын  гамәлгә ашыру  нәтиҗәсендә   2025 елга  авыл  халкының  керемнәре  шәһәр халкыныкына  карата  68%тан  75%ка кадәр артуы күздә тотыла.   Уңай  торак  өлеше  - 32,6%тан   50%ка кадәр,  шулай  ук  кечкенә авыл торак  пунктлары  санын  саклап  калу  карала. Бу  максатларга  ирешү  өчен    1,38 трлн сум акча карала, шулардан   1,06 трлн сумнан  артыграгы   –  федераль  бюджеттан.

Дәүләт программасының төп  механизмы  - дәүләт тарафыннан  финаслана  торган  төбәк  проектларына конкурс. Мондый   проектларны   коммерциячел, коммерциягә карамаган  һәм  иҗтимагый  оешмалар,   муниципалитетлар, авыл кешеләренең инициатив төркемнәре тәкъдим  итә алалар һәм алар  түбәндәге  юнәлешләр  буенча гамәлгә ашырылачак:    социалья инфраструктура һәм торак, инженер-транспорт инфраструктурасы, мәдәният һәм  спорт, яшәү  мохите, халыкны  эш белән тәэмин итүгә ярдәм  итү, дәүләт хезмәт күрсәтүләре, азык-төлек һәм көнкүреш  товарларыннан файдалану  мөмкинлеге,  финанс хезмәт күрсәтүләре. Төбәкләрдән  алынган    заявкалар  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  каралу  һәм финанслану  өчен  ел    саен сайланып алыначак.   

Дәүләт программасы  кысаларында  шулай  ук  авыл  халкының  торак  шартларын  яхшыртуга  юнәлдерелгән чаралар да  башкарылачак.   Аерым  алганда,  елга  1%тан  да  югары  булмаган  ташламалы  авыл  ипотекасын гамәлгә кертү, торак  төзелешен  үстерү  һәм башка чаралар  карала.   

Беренче  елда  дәүләт программасын  нәтиҗәле  гамәлгә ашыру  өчен     кирәкле хокукый, оештыру һәм методик  шартлар  эшләнәчәк.    Параллель рәвештә  төбәкләрнең    инициатив  проектларын  сайлап  алу  механизмы  да  гамәлгә кертеләчәк.    Икенче  этапта   социаль өлкәгә  инновацияләр кертү,   кирәкле  инфраструктураны  модернизацияләү һәм үстерү, авыл  халкының  тормыш  дәрәҗәсен  күтәрү  өчен  шартлар  булдыру  планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International