Марат Әхмәтов Агросәнәгать паркы буйлап матбугат туры уздырды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кызларын Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлады

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Агросәнәгать паркының    генераль директоры  Олег  Власов  белән бергә  “Казан” агросәнәгать паркы буйлап матбугат туры уздырды. 

Чара  кысаларында Марат  Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләре белән бергә   Агросәнәгать паркының    сәүдә  заллары  һәм җитештерү  цехлары  буйлап  йөрделәр, резидентлар  һәм  сатып  алучылар белән  аралаштылар. 

Эшкуарлар арасында  Агропарк ачылганның  беренче көненнән  үк  эшләүчеләр бар.   Мәсәлән,  шундыйлардан - Гөлфирә Төхвәтуллина. «Миңа  монда  эшләү  ошый.  Бөтен  җирдә  чиста,  эш шартлары  да  яхшы.  Даими сатып  алучылар да  күп. Бездә сыйфатлы  товар  икәнен беләләр  алар”, - дип  сөйли  Гөлфирә  Төхвәтуллина.

Агропаркта  җирле  продукцияне  бик  теләп  алалар.   «Майский» теплица  комплексы  яшелчәләренә  бүген дә  чират  төзелгән иде.  Сатып  алучылар белән аралашкач,  Марат  Әхмәтов продукцияне  сату  нокталарын  арттырырга  кушты.  

«5 ел  эчендә   комплекс  үзен  мөһим  азык-төлек  мәйданчыгы  итеп  күрсәтте, биредә  барлык    технологик  чылбыр  үтәлә:   “авыл  хуҗалыгы җитештерүчесеннән  алып  сатып  алучыга  кадәр”. Бүген  Агропаркта    287 резидент эшли.   1200 эш урыны  булдырылган, товар әйләнеше    1 миллиард 600 миллион сум  тәшкил  итә.  Комплекста   22 азык эшкәртү   җитештерүе  бар, эшләп  чыгарыла  торган   продукция  күләме  елга    7 500 тонна тәшкил  итә», - дип  сөйләде  эшкәртү    цехлары  буйлап  йөргәндә    Олег Власов.

Мавыктыргыч   экскурсиядән соң  кунакларны  өстәл янына чакырдылар, алар Агропаркка  китерелгән продукциядән авыз  иттеләр.  Үзара  әңгәмә  вакытында  Марат  Әхмәтов журналистларны  кызыксындырган  сорауларга  җаваплар  бирде һәм  массакүләм мәгълүмат чаралары  кызларын  аларның якынлашып  килүче бәйрәмнәре  - Халыкара  хатын-кызлар  көне  белән котлады.   

«Сезнең эшегез  бик  мөһим һәм катлаулы.  Һәр  сюжет  яисә  мәкалә - мәсьәләне өйрәнү,  фактларны  тикшерү  буенча  күләмле  хезмәт  нәтиҗәсе.  Аларны  дөрес бирүдән  җәмәгатьчелек фикере туа», - дип билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов. 

«Үзегезнең  көндәлек  хезмәтегез  белән  сез  дәүләт күләмендәге  мәсьәләләрне хәл итәсез.   Җәмәгатьчелек игътибарын  халык  проблемаларына  юнәлтәсез.   Монда  да  сезнең өскә  җаваплылык  йөкләнә», - дип  өстәде Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.  Ул авыл  хуҗалыгы  турында   һәр басылып  чыккан  мәкалә һәм сюжетларны  карап барганын  билгеләп  үтте.  

Чара  азагында  Марат  Әхмәтов журналист кызларга  аларның  тынгысыз хезмәте  өчен  рәхмәт белдерде һәм  аларга, сау-сәламәт булып,   алга  таба да  эш    нәтиҗәләренә шатланып,  куанып,  тормыштан  ямь-тәм табып   яшәүләрен    теләде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International