Бүгенге көннән дәүләт ярдәме белән агроиминләштерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә

2019 елның 1 марты, җомга

Бүген, 1 мартта,  “Агроиминләштерү  өлкәсендә  дәүләт ярдәме турында” федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын  үстерү турында” федераль законга  үзгәрешләр кертү хакында” 563-ФЗ номерлы федераль  закон үз көченә керә,  ул  авыл  хуҗалыгын иминләштерү механизмын  камилләштерүне һәм аграрийларда,  шулай  ук  иминият  оешмаларында  бу  дәүләт ярдәменә  кызыксынуны арттыра. 

Аерым алганда,  закон уңышны  югалту  очрагын,  күпьеллык  үсентеләр утыртуга  дәүләт ярдәменә, шулай  ук  авыл  хуҗалыгы җитештерүенә  бер яисә  берничә  йогынты  аркасында   терлекләргә   зыян килү  очрагын   иминләштерү  турында  шартнамәләр  төзү  мөмкинлеген күздә тота.   Законда  дәүләт ярдәмендә  иминләштеререлергә  тиешле  20дән артык  хәтәр очрак каралган. 

Шулай  ук  бер  үк  вакытта   мәҗбүри шартсыз франшиза билгеләнгәндә,  күпьеллык  үсентеләр  утыртуның  һәм  уңышны  югалтуның иң чик  күләме  иминият суммасыннан 10%тан  да  кимрәк  булмавы  билгеләнгән.   Бу  авыл  хуҗалыгы культуралары уңышы  минималь күләмдә югалган  очракта  да  иминият түләүләрен  алырга  мөмкинлек  бирә.      Моннан  тыш,  үзгәрешләр  шартсыз франшизаның күләмен  30%тан 50%ка кадәр арттыруны һәм иминиятләштерү  вакыйгалары исемлеген арттыруны   күздә тота.  

 Авыл  хуҗалыгы терлекләренә кагылышлы  мөһим үзгәреш  көтелә.   «Хәзер  иминият   компаниясе  барлык  хаваннарны  чалу  өчен өчен  җаваплы  була,  хәтта  алар  авыру  булмаса да, әмма  бу  мәйданчыкта  чир кузгалган һәм барлык  барлык  хайваннар  суелган булса да», - дип аңлатты агроиминләштерүчеләрнең илкүләм  берлеге (НСА) президенты   Корней Биждов.

Нәтиҗәдә, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы,  арзанрак  һәм кызыксыну  уята  торган  иминиятләштерү  продуктлары барлыкка килер һәм аграрийларда  һәм иминләштерү оешмаларында    хәтәр игенчелек  зоналарына  кызыксыну уятыр, дип  көтә. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  фаразлары  буенча,  күрсәтелгән чараларны  гамәлгә ашыру   иминләштерелгән  авыл  хуҗалыгы терлекләренең  баш санын    2020 елга  -  16,7%ка,   2025 елга    26,1%ка арттырырга  ярдәм  итәчәк.  Иминләштерелгән  чәчүлек  мәйданы  2020 елга -  4,2%ка  һәм 2025 елга   11,3%ка артыр  дип көтелә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International