Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: икмәкнең социаль төрләренә бәяләр күтәрелү фаразланмый

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Социаль челтәрләрдә  1  марттан  икмәккә  бәяләр  күтәрелү  турында  төрле  фикерләр чыгуга һәм  массакүләм  мәгълүмат  чараларыннан  күпсанлы  үтенечләр  булуга  бәйле  рәвештә, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, икмәкнең  социаль төрләренә бәяләр  вәзгыятен  контрольдә  тота, дип белдерде.    

Икмәкнең социаль төрләренә  бәяләр   күтәрелү фаразланмый, болар: 1  сортлы ак икмәк,  «Сельский» һәм «Дарницкий» икмәкләре.  Бу  максатларда  Татарстан  Республикасының  икмәк пешерүче  предприятиеләренә  2018 елда  38,4 млн сум күләмендә   субсидияләр бирелгән иде,  ә 2019 елга  бу  сумма    41,1 млн сум  күләмендә  каралган.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International