Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Идел буе федераль округы төбәкләрендә авыл хуҗалыгын үстерүнең өстенлекләрен билгеләде

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

21 февральдә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары Джамбулат Хатуов Идел  федераль  округы  АПКсының  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре, шулай  ук  төбәк  агрохимия  хезмәтләре,   дәүләт сорткомиссиясе һәм ведомствоның  мелиорация  буенча учреждениеләре  башлыклары  белән  киңәшмә  уздырды.   Чарада  катнашучылар  Идел буе ФО төбәкләрендә  терлекчелекне,  игенчелекне һәм    авыл  хуҗалыгы  җирләрен  мелиорацияләү  мәсьәләләрен карадылар. 

Киңәшмәне ачып,   Джамбулат Хатуов, Идел  буе  федераль округы субъектлары алдында  мөһим бурычлар,  шул  исәптән  бөртекле,  кузаклы,  майлы  культуралар  җитештерүне арттыру  бурычы  тора,  дип билгеләп  үтте.    Министрның  беренче  урынбасары  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  туфракны  известьлау эшен  тизләтү бурычы  куелган  булуын да  искә төшерде:   якындагы  5 елда  12 млн. гектар  авыл  хуҗалыгы  җирләрен   известьларга  кирәк  булачак. 

 Ээкспертлар  бәяләве  буенча,  бу  эшләрне башкару  2024 елга  бөртеклеләр уңышын  -   10 млн тоннага  һәм майлы  культураларныкын    2,5 млн тоннага  арттырырга  ярдәм  итәчәк    (2018 ел  белән чагыштырганда).

Быел  көзге  бөртекле  культуралар  һәм  яшел  азык  мәйданы    4,56 млн гектарга  артты, бүгенге  көнгә  аларның    90%ы  диярлек  яхшы  һәм канәгатьләнерлек  хәлдә. 

Катнашучылар терлекчелек  тармагына зур игътибар бирделәр.   Бүген  округ  30%ка диярлек  илне  сөт  белән тәэмин итә, йомырка  җитештерү буенча   беренче урында  тора  (25,1%), терлек  ите  һәм кош ите  җитештерү  буенча  икенче  урында  (20,6%).

Идел  буе  федераль   округында  сөт  тармагын  үстерү  буенча    Татарстан  Республикасы алда  бара,   бу  юнәлештә  шулай  ук   Удмуртия  Республикасы,   Киров өлкәсе һәм  Пермь крае  да  нык  калышмыйлар.   Шул  ук  вакытта     Джамбулат Хатуов  Пенза,  Саратов һәм  Самара  өлкәләрендә  сөт  терлекчелегендәге  вәзгыятьне тотрыкландыру  буенча  чаралар  күрергә кирәклегенә  игътибар  иттте. 

Киңәшмә йомгаклары  буенча  Идел  буе федераль  округында  авыл  хуҗалыгын үстерүнең  төп юнәлешләре  билгеләнде  һәм, округның  мөмкинлекләрен  һәм куәтен исәпкә алып,  киләчәккә бурычлар  куелды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International