Хезмәт кешеләре: Ютазы районыннан сарыклар караучы хатын-кыз

2019 елның 16 феврале, шимбә

Бүген безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының герое - сарыклар үрчетү һәм аларны карау эше белән танылган Зарипова Тәүзиха Гәрәй кызы. Ул 1930 елда Баулы районының Мортаза авылында туган. Әтисе - Киров ис. колхоз агрономы, әнисе гади колхозчы була. Тәүзиханың бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә һәм ул, хәленнән килгәнчә, үзенең яшьтәшләре белән бергә олыларга булыша, ә аларның күпчелеге хатын-кызлар була, алар барысы да кырларда, фермаларда авыр крестьян хезмәтен башкаралар.

Ул вакытларда кешеләрне бер уй, бер теләк, бер шигарь берләштергән: «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» Тәүзиха бүләкләнгән «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале шушы авыр елларның һәм фидакарьлекнең истәлеге һәм шаһиты булып тора.

Тәүзиха Гәрәй кызы үзенең еллар буе туплаган бар осталыгын авыл хуҗалыгы җитештерүенең сарыкчылык тармагында күрсәтә. Ул бу эшкә утыз елга якын гомерен багышлый. Лаеклы ялга киткәнче соңгы унике елда ул сарыкчылык фермасын җитәкли. Тәүзиха Гәрәй кызы җитәкчелегендәге ферма аның тырышлыгы белән Киров исемендәге колхозда башкалар арасында иң яхшылардан булып санала, йон кырку буенча елдан-ел югарырак күрсәткечләргә ирешә. Лаеклы хезмәте өчен Т.Г.Зарипова алган «Мактау Билгесе» (Знак Почета) ордены, «Хезмәттәге уңышлары өчен»(За трудовое отличие) медале, СССР ВДНХ медале моңа ачык мисал.

1971 елның апрелендә VIII бишьеллык планын үтәүдәге югары күрсәткечләре өчен Тәүзиха Гәрәй кызы Зарипова Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» (Серп и Молот) алтын медале белән бүләкләнә.

Тәүзиха Зарипова һәрвакыт кешеләргә ярдәмчел булуы, эш сөючәнлеге, тормышны яратуы һәм күркәм уй-фикерләре белән башкалардан аерылып торган. Тәүзиха Гәрәй кызы Зарипова турында матур истәлекләр күңелләрдә әле озак еллар сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International