Авыл хуҗалыгы кооперативларының башкарма директорлары – җитәкчеләренең беренче Олимпиадасында җиңүчеләр ачыкланды

2019 елның 15 феврале, җомга

Агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү  сәнәгате күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары башкарма директорлары – җитәкчеләренең беренче Олимпиадасы  узды.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы каршындагы  «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча компетенцияләр  үзәге» ДБУ һәм ККИ каршындагы Кооперацияне фәнни-мәгариф үстерү  үзәге белән берлектә  оештырылган  чара, фермерлык һәм кече  хуҗалыклар  арасындагы  интеграцион   процессларның төп «катализаторы» буларак,  авыл кооперациясендә   башкарма менеджмент институтын  үстерүгә  юнәлдерелә. 

 Олимпиадада  республика районнарының   берничә  дистә  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативыннан,  шулай  ук  башка төбәкләрнең  берничә  кооперативыннан   башкарма директорлары катнашты, бу  исә  чарага  карата  кызыксыну  артканын  күрсәтә.  

Сәламләү  сүзе  белән  «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча компетенцияләр  үзәге» ДБУ  директоры     Илнур Хәбибуллин чыгыш  ясады, ул,  Башкарма директорлар   олимпиадасы – Россиядә  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  багышланган   шундый  зур  форматтагы  беренче  чара, дип  ассызыклады.   «Без  мәгълүмат  бирә алуыбызны  барыбыз  да  аңлыйбыз, әмма  аны  куллануның  нәтиҗәлелеген бары тик белемнәрне тикшерү  аша  гына  белә  алабыз. Шуңа  күрә бу  формат  әлеге  кооперативларның  инвестиция  җәлеп  итүчәнлеге күзлегеннән  караганда  бик  мөһим, һәм бу  юнәлештә  без  даими  эшләячәкбез. Проектны  киңәйтергә,  аны  Россия  дәрәҗәсенә  күтәрергә,    өйрәнергә һәм  көнбатыш илләрендә кооперацияне  үстерүнең  уңышлы  тәҗрибәсен дә үзебездә кулланырга  кирәк» - дип  ассызыклады  ул.

Олимпиаданың  беренче  көнендә  (2019 елның 12 феврале) катнрашучылар  тестлар  уздылар,  кооперативларның  көндәлек хуҗалык практикасында  очрый  торган  кайбер  вәзгыяти  биремнәрне башкардылар,  «Нәтиҗәле  сату  итүгә  10 адым» семинарында  катнаштылар.  Конкурс көне  йомгаклары  буенча   эксперт  жюриы, аның  составында  кооперация  өлкәсендә  танылган  республика һәм Мәскәү белгечләре бар, Олимпиаданың җиңүчесен һәм призерларын ачыклады. 

14 февральдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат Хәбипов  «Фермерларга  ярдәм  һәм авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерү системасын  булдыру» темасына  Түгәрәк  өстәл  кысаларында  Олимпиаданың  беренче  җиңүчеләренә тантаналы  рәвештә бүләкләр тапшырды.  Җиңүчеләргә   дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды,  шулай  ук  «Селькооп» берлеге экспертларыннан (Мәскәү ш.)  бушлай  ярдәм  алу бирелде.  

1 нче  урынны  Татарстан  Республикасы Азнакай  районының  тәэмин итү һәм сату  буенча "БӘРӘКӘТ" авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы рәисе   Рәмис Сәхапов алды.  2 нче  урында  - Татарстан  Республикасы Кама Тамагы  районының  терлекчелек  буенча "КЕЧЕ МӘРӘТХУҖА" авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  рәисе   Роберт Ганибаев,   3 нче  урында  -  Татарстан  Республикасы Питрәч  районының тәэмин итү һәм сату  буенча  "АГРО ПТИЦА" авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  рәисе   Илнур Шайхелисламов.

Призерларны  лаеклы  җиңү белән котлыйбыз һәм  аларга  алга  таба  эшләрендә  уңышлар  телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International