Татарстанда аграрийлар минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары алалар

2019 елның 15 феврале, җомга

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елгы  уңыш  өчен  минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет  акчалары  алалар.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Илдус Габдрахманов әйтүенчә,  бу  акчаларны  30 мартка кадәр Министрлыкка бер  гектар  чәчүлек  мәйданына  кимендә 30  кг минераль ашлама  туплау  турында  документлар  тапшырган  очракта  алачаклар.  

Андый  авыл  хуҗалыгы предприятиеләренә  акчалар  бер гектарга    500 сумнан  артыграк  күләмдә  бирелә.    «Моның  өчен  1,5 млрд сум  күләмендә  финанс ярдәме  карала   – бу минераль ашламалар  сатып алуга  республика бюджетыннан бирелә  торган  максатчан  акчалар», – дип  төгәлләштерде  министр  урынбасары.

13 февральгә булган  оператив белешмәләргә караганда,    республикада    бер гектарга  24,5 кг чамасы  ашлама тупланган,  бу  фараздан (гектарга 70 кг).   35% тәшкил  итә. Республиканың  43 муниципаль районыннан  23е бер гектарга  30 килограммнан   артык  ашлама туплаган.      

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  киңәйтелгән  коллегия  утырышында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, алдагы  язгы  кыр эшләренә  әзерлек  турында  сөйләгәндә,    тиешле  күләмдә  ашламалар  туплауның  мөһимлегенә басым  ясады.   “Техниканы  ремонтлауны,  орлык  материалы  әзерләүне төгәлләргә кирәк.  Әмма иң мөһиме  – тиешле  күләмдә  ашлама туплауны  тәэмин итәргә кирәк”, – дип  ассызыклады  ул,  ашламасыз  эшнең  нәтиҗәсе  көтелгәнчә булмавына басып ясап.  

«Безнең бурыч – бер  гактарга  кимендә   70 кг ашлама  туплау», – дип  искә  төшерде  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов Министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында  катнашучыларга.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International