15 февральдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Авыл бизнесы – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективалары» дигән яшьләр форумы узачак.
Форум барышында студентларга авылда үз эшеңне ачу мөмкинлекләре турында сөйлиячәкләр, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты тәкъдим ителәчәк, шулай ук ачыктан-ачык сөйләшү режимында яшьләргә хас проблемалар хакында фикер алышачаклар. Чара талантлы яшьләрне табуга һәм аларга ярдәм итүгә, аларны авыл территорияләрен үстерү буенча бизнес-проектлар әзерләү процессына җәлеп итүгә, икътисад, бизнес-планлаштыру өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгында менеджмент белемнәрен арттыруга юнәлдерелә.
Уздыру көне һәм вакыты: 15 февральдә 10.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр.
Уздыру урыны: «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә (Выставочный ур.), 1 йорт (Аэропорт), 2 нче павильон, конференц-зал.
Барыгызны да чакырып калабыз! Керү ирекле!