Россия һәм Белоруссия продукция кайтаруга чикләүләрне бетерү турында юл картасын имзаладылар

2019 елның 15 феврале, җомга

Россия һәм Белоруссия 2019 елга терлекчелек  продукциясен  кайтаруга  чикләүләрне  бетерү  турында юл  картасын имзаладылар.  

Россия  хезмәте  башлыгы   Сергей Данкверт чәршәмбе көнне  Мәскәүдә    Белоруссия авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  урынбасары,    Ветеринария һәм азык-төлек күзәтчелеге   департаменты   директоры  Иван Смильгин  белән  рәсми  сөйләшүләр  уздырды.

"Очрашу  йомгаклары  буенча  Яклар     2019 елга терлекчелек  продукциясен  кайтаруга  үзара чикләүләрне бетерү процедурасы  буенча  юл  картасын имзаладылар", - дип  билгеләп  үтте Россия  Авыл  хуҗалыгы   күзәтчелеге хезмәте (Россельхознадзор).

Документ нигезендә, моннан  тыш,   14 февральдән  Белоруссиянең  ике  предприятиесеннән Россиягә продукция кертүгә вакытлыча  чикләүләр дә алына, болар:   "Молодечненский сөт  комбинаты" ААҖенең Воложинск җитештерү участогы (сыр һәм май)  һәм  "ИНКО-ФУД" ИП (әзер ит продукциясе).

Шулай да,  бу  компанияләрнең  продукциясе  Россиягә  көчәйтелгән  лаборатор контроле   режимында  кертелергә  тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International