Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Яңа эш башлаучы фермер» дигән интеллектуаль уенга чакыра

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә  «Казан Экспо» күргәзмә  үзге территориясендә  агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате  күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм Казан  дәүләт аграр университеты  ярдәмендә    «Яңа  эш башлаучы фермер» дигән  VII интеллектуаль уенның  төбәк  этабы  узачак.

Аның  төбәк  этабы   "Россия авыл  яшьләре берлеге"нең  Татарстан  төбәк  бүлекчәсе  тарафыннан  үткәрелә.    

Уенның  максаты – укучыларда  бизнес күнекмәләрен  булдыру – авыл  хуҗалыгын планлаштыруга, мәгълүмат туплауга һәм анализлауга, идарәчел карарлар  эшләүгә һәм командада эшләргә өйрәтү. 

Чара  талантлы  яшьләрне ачыклауга,  аларны  авыл  территорияләрен  үстерү  буенча  бизнес-проектлар әзерләү  процессына җәлеп  итүгә;   икътисад, бизнес-планлаштыру өлкәсендә һәм  авыл  хуҗалыгында  менеджмент белемнәрен арттыруга, уенда  катнашучыларның   шәхси компетенцияләрен  үстерүгә юнәлдерелә.    

Катнашу  өчен  24 проект чыгарыла: 3 проект – мәгариф  оешмалары  укучыларынан:   Татарстан  Республикасы Мамадыш  муниципаль районының  «Красногорск урта  гомуми белем бирү  мәктәбе» МБМУ, Татарстан  Республикасы Югары Ослан  муниципаль районының «Матюшино урта  белем бирү мәктәбе» МБМУ һәм Татарстан  Республикасы Арча муниципаль районының   «Шушмабаш урта  белем  бирү мәктәбе» МБМУ; 9 проект – һөнәри белем  бирү   учреждениеләреннән  - ГАПОУ «Арча агросәнәгать  һөнәри белем көллияте» ДАҺБУ,   «Буа  ветеринария   техникумы» ДАҺБУ,   «Кукмара аграр көллияте» ДАҺБУ,   «Габдулла  Тукай ис. Әтнә авыл  хуҗалыгы  техникумы им.» ДАҺБУ,   «Тәтеш  авыл  хуҗалыгы  техникумы» ДАҺБУ,   «Саба  аграр көлллияте» ДАҺБУ,  «Минзәлә авыл  хуҗалыгы  техникумы» ДАҺБУ; 12 проект  - югары  белем  бирү  учреждениеләреннән - ФГБОУ ВО «Казан дәүләт аграр университеты», «Казан дәүләт ветеринария  медицинасы    академиясе» югары һөнәри белем бирү  ФДБМУ.

Җиңүче  командалар    дипломнар  һәм истәлекле  бүләкләр  белән бүләкләнәләр,  катнашучылар  Казан дәүләт аграр университетына керү өчен    сертификатлар-рекомендацияләр алалар.   

Моннан  тыш, Уенның  беренче  этабында  җиңүчеләр  икенче  этапта  катнашалар, аның  нәтиҗәсе  буенча  җиңүчеләр бу  елның  язында  Мәскәүдә уза  торган  финалда  катнаша  алалар.  

Уздыру  көне  һәм вакыты: 15 февральдә  8.00 сәгатьтән  15.00 сәгатькә кадәр.

Уздыру  урыны:   «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә  үзәге, Лаеш районы,  Олы Кабан авылы,  Күргәзмә (Выставочный) ур., 1 йорт (Аэропорт), 2  нче павильон, 3 нче кат,  1 нче зал.

Керү ирекле! Барыгызны  да  чакырыып калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International