Агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе үз эшен дәвам итә

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә «Казан  Экспо» күргәзмә  үзәге территориясендә   агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү  сәнәгате  күргәзмәсе ачылды.  Күргәзмә      25 мең  кв. метр мәйданны били,     анда  Татарстан һәм Россиянең 320 оешмасыннан  һәм  предприятиесеннән  вәкилләр  катнаша.    

 Күргәзмә ачылышында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Киңәшчесе   Минтимер Шәймиев, Татарстан  Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин,    Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы  рәисе  Әгъзам  Гобәйдуллин, республика министрлыклары  һәм   ведомстволары  җитәкчеләре, муниципаль районнар  башлыклары,  районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар  катнашты. Кунакларны Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов каршылады.  

Бүген  һәм иртәгә  күргәзмә  экспозицияләре  эшләрен  дәвам итәләр.  

Искәртеп узабыз, ике зур  күргәзмә    павильонында  АПКның  3 меңнән артык  вәкиле  үз продукциясен тәкъдим  итә.  Күргәзмә  барлык  тармакларны  үз эченә ала:      авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар, заапс частьләр,  үсемлекләрне яклау  чаралары һәм ашламалар, орлыклар, продукцияне   эшкәртү,  төргәкләү һәм сортировкалау  җайланмалары һәм башкалар  бар  биредә.  

Килүчеләр Идел  буе  төбәкләреннән фермер  хуҗалыклары  ярминкәсендә  сыйфатлы   натураль   товарлар  сатып  ала алалар.  

Моннан  тыш,  чара  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  тармаклары  буенча  тематик  түгәрәк  өстәлләр  үткәрү,  игенчелекне  һәм терлекчелекне үстерүнең  актуаль мәсьәләләре буенча     семинарлар  һәм  мастер-класслар оештыру  күздә тотыла.  

Бүген  9.00 сәгатьтә   механизация  буенча  түгәрәк  өстәл уза, анда  машина-трактор  паркының  нәтиҗәлелеген  арттыру мәсьәләләре карала   (2  нче  павильон, 3 нче  кат,  1 нче  зал).

Шул ук  вакытта  2  нче  залда  авыл  хуҗалыгы  предприятиесенә  идарә итү өчен  комплекслы  карарлар һәм аның  эшенең мониторингы буенча   түгәрәк  өстәл була. 

 9.30 сәгатьтә  4 нче  залда  кече  хуҗалыклар буенча  түгәрәк  өстәл уза, анда  фермерларга  ярдәм  итү һәм авыл кооперациясен  үстерү  системасын  булдыру мәсьәләләре карала.  

11.00 сәгатьтә 2 нче залда  авыл  хуҗалыгы  культураларын  тукландыруны оптимизацияләү мәсьәләләре карала,  ә  3 нче  залда  сөт  терлекчелегенең  кайбер  мәсьәләләре  буенча  фикер алышу  уза. 

Авыл  хуҗалыгының  төрле  тармаклары буенча  семинарлар  һәм түгәрәк  өстәлләр  көн буена дәвам итәчәк.   Программа белән  тулырак итеп     сылтама буенча  танышырга  мөмкин.

Барыгызны  да  чакырып калабыз! Керү  ирекле.

Эш вакыты:

14 февральдә  8.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр.

15 февральдә   8.00 сәгатьтән  15.00 сәгатькә кадәр.

Уздыру  урыны: «Казан Экспо» Халыкара  күргәзмә  үзәге, Лаеш   районы,  Олы  Кабан авылы,  Күргәзмә (Выставочный ур.), 1 йорт (Аэропорт).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International