12 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районында 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча узган хисап сессиясендә катнашты.
Әтнә районы хезмәтчәннәренең барлык тармаклардагы фидакарь хезмәте – бөтен республика өчен үрнәк, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 һәм 2018 еллардагы гомуми рейтингында районның беренче урынны көтелгән нәтиҗә иде, диде ул. Узган ел авыл халкы сыерлар санын шактыйга арттыруга иреште.
"Безнең төп бурыч - авыл тормыш рәвешен саклап калу, нәкъ менә авылда бит һәр халыкның иң күркәм традицияләре, гореф-гадәтләре, дине һәм рухи байлыгы саклана. Ә шәһәр халкы урталыкта яши, кешеләр үзгәрә", - дип ассызыклады парламент башлыгы.
Дәүләт Советы Рәисе хәбәр итүенчә, Әтнә районы авыл хуҗалыгы районы буларак, хезмәт хакы буенча 33 урында тора, ул уртача 26 мең сум тәшкил итә.
Очрашуда шулай ук үзмәшгульләр турындагы законн мәсьәләсе дә күтәрелде. Мәс., фермерларга, хосусый хуҗалык тотучыларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручыларга “үзмәшгульләр” буларак теркәлергә кирәкмәгәнлеге аңлатылды. Алар элеккеге салым режимында калалар.
Дәүләт Советы Рәисе очрашу азагында республиканың ТАССР төзелүгә 100 еллыкны билгеләп үтүгә әзерләнүен искәртеп узды. Шуңа бәйле рәвештә, ул моңа игътибарлы булырга һәм гасырлык юбилейны билгеләп үтәргә җыенучы республика халкын, иҗтимагый оешмаларны онытмаска, аларга ихтирамлы булырга өндәде.