Россия Федерациясе Хөкүмәте авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын 2025 ел ахырына кадәр озайтты

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Россия Федерациясе  Хөкүмәте  авыл  хуҗалыгын үстерү, авыл  хуҗалыгы  продукциясе, чимал һәм азык-төлек  базарларын җайга  салу  буенча  дәүләт  программасын       2025 ел  ахырына  кадәр  озайтты.   Бу  хакта  тиешле  карар   хокукый  мәгълүматның  рәсми   интернет-порталында  басылып  чыкты. 

Документтан  күренгәнчә,  2021-2025 елларда   дәүләт программасын  финанслау  күләме    4,2 трлн сум  булачак.     2019 елда  чараларны  финанслау  күләме шулай  артты  -  297 млрд сумнан   793 млрд сумга  кадәр.    2020 елда  бу  максатларга   742 млрд сум  биреләчәк, ә элеккеге    редакциядә   293 млрд сум  иде.   Үзгәртү нәтиҗәсендә дәүләт программасының  гомуми    бюджеты  дүрт мәртәбә диярлек  артты -  2,2 трлн сумнан  8,2 трлн сумга  кадәр.

Федераль бюджет ассигнованиеләре   1,7 трлн сумнан  3,5 трлн сумга  кадәр артты.  Төбәкләр  бюджетларыннан  керә торган  суммалар     408 млрд сумнан  482 трлн сумга  артты,  бюджеттан  тыш  чынанаклардан  -     116 млрд сумнан  4,1 трлн сумга  кадәр. 

Элеккеге    редакция  буенча  дәүләт  программасы    2020 елда  бетәргә  тиеш иде.   Ул  ике  этаптан  - программачыл  (2013-2017 еллар) һәм  проект (2018-2020 еллар) этапларыннан булырга  тиеш  иде.  Төзәтмәләр нигезендә проект  этабы    2025 ел  ахырына  кадәр  озайтыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International