Татарстанда гыйнварда дуңгыз ите җитештерү арткан

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Республикада гыйнварда  сәнәгать секторында   тере үлчәмдә 7 мең тоннадан    артык  дуңгыз  ите  җитештерелгән,  бу  узгшан  елның  шушы  чорына  караганда 6%ка күбрәк.   

2019 елның  1  февраленә  оператив  белешмәләр  буенча  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында   436,5 мең  баш  дуңгыз  исәпләнә,  узган  елга  карата  103% диярлек.   

Дуңгыз  итен  җитештерү күләмнәрен  арттыруга  үзләреннән  күп өлеш  кертүчеләрдән түбәндәгеләр предприятиеләрне атарга  мөмкин:     «Камский Бекон» ҖЧҖ – 4 мең тонна (2018 елга  карата  107%),   «Авангард» ҖЧҖ  – 1,5 мең  тонна (109%),   «ТатмитАгро» ҖЧҖ  – 0,7 мең  тонна. Шулай  ук   «АФ «Ялтау» АФ” ҖЧҖ,    «Салман» ПСК” ҖЧҖ,   Пашков С. И. КФХ,   «Агрокам» ҖЧҖ,   «Нәүрүз» ҖЧҖ,   «Тукаш» ҖЧҖ  һәм    «Феникс» ҖЧҖ дуңгызчылык  белән  уңышлы  шөгыльләнәләр. Бу    компанияләрдә һәм хуҗалыкларда 421 мең баш дуңгыз бар.  Бу  предприятиеләргә  республика  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  җитештерелә  торган  дуңгыз  итенең   98%ы  туры  килә.   

 «Камский Бекон» компаниясе,  2018 ел  йомгаклары  буенча,  Россия  Федерациясендә  дуңгыз  ите  җитештерүче  20  эре  предприятие  арасына  керде. Ә  «Феникс» авыл  хуҗалыгы предприятиесе  узган  ел  800  ана  дуңгызга  исәпләнгән  югары технологияле  заманча  дуңгызчылык  комплексын  төзеде һәм аның  беренче  чиратын  файдалануга  тапшырды.    Проект елга  4  мең  тонна  дуңгыз  ите  җитештерүгә  исәпләнгән.    Бүгенге  көндә  На сегодня поголовье свиней на действующих площадках «Феникса»ның  гамәлдәге  мәйданчыкларында     8 мең баш  дуңгыз  бар.   Хәзер  предприятиедә  комплексның  1600  баш  ана дуңгызга  исәпләнгән  икенче  этабын  төзүне проектлау  эшләре  бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International