Марат Әхмәтов: үзара җаваплылык бик мөһим

2019 елның 8 феврале, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  кулланучылар  җәмгыятьләренең  гомуми  хисап җыелышы  узды.  Чара  башланыр алдыннан   кунаклар Министрлык  бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар  җәмгыятьләре җитештергән  продукция күргәзмәсен  карадылар, биредә  җтөрле  ит  продукциясе, казылыклар, камыр  ризыклары,  татлы әйберләр,  сәламәтлек  өчен файдалы  чәй  үләннәре  бар  иде.  

Җыелышны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  ачты  һәм нотык  өчен   сүзне  Татпотребсоюз идарәсе  рәисе    Мәхмүт   Фәттаховка бирде.  Ул  2018 елгы  эшкә  йомгаклар  һәм 2019 елга  бурычлар  турында  сөйләде.   Нотыктан  күренгәнчә,    2018 елда Татарстан  кулланучылар  җәмгыятьләре  системасында   товар әйләнеше  күләме     бер млрд 76 млн сум  булган,  бу 2017 елга  караганда    9%ка күбрәк, шул ук  вакытта   кулланучылар  кооперативларының үз продукциясе  күләме    85 процент  тәшкил итә.   «Татарстан Хөкүмәте соңгы  елларда  кулланучылар    кооперациясенә  төрле статьялар буенча   700 млн. сумнан  артык  ярдәм  күрсәтте.  Күрелгән чаралар  нәтиҗәсендә Татпотребсоюз эшчәнлегенең  2018 елдагы гомуми күләме     25 миллиард  252 миллион  сум  булды (2017 елга  карата 110%). Эшчәнлектә  үсеш  һәм тотрыклылыкны   Алексеевск, Буа районнары  кулланучылар  җәмгыятьләре,   Мәлки  авыл кулланучылар  җәмгыяте һәм оешмалар  тәэмин итте», – дип билгеләп  үтте  нотыкчы. 

Районда  кулланучылар кооперациясенең  үсеше  һәм  эш  тәҗрибәсе  турында  Зәй  муниципаль районы  Башкарма комитеты җитәкчесе    Илнар  Хафизов сөйләде. Кайбыч  районыннан  Мәлки  авыл кулланучылар   җәмгыятенең  эш тәҗрибәсе  турында Салават Халиков чыгыш  ясады.

Россия  Федерациясе  Үзәк  берлегенең  төбәкләр  белән  эшләү   Начальник  идарәсе  башлыгы, Татарстанда  дәүләт һәм   кооперациянең  үзара  хезмәттәшлеге  буенча     уникаль вәзгыять  урнашкан,  дип билгеләп  үтте һәм  Россиянең  башка  субъектларында  да  республиканың  уңай  тәҗрибәсен кулланырлар,  дип ышаныч  белдерде.  

Җыелыш  азагында  Марат  Әхмәтов Татарстан  кулланучылар  берлегенең 2018 елгы  эшчәнлегенә  уңай  бәя бирде.    «Татарстанда  кулланучылар     кооперациясенә  ихтыяҗ кимеми, ул елдан-ел  арта  гына бара.   Без  республика  һәм Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм Миңнеханов игътибарыннан  да  мәхрүм  түгел, чөнки аның  кулланучылар кооперацисе  эшендә  үз тәҗрибәсе  бар һәм  андагы  проблемаларны  тирәннән аңлый.    Әмма  без  гел  ярдәм    көтеп кенә  ятарга  тиеш  түгел. Үзара  җаваплылык бик мөһим.   Яңа, заманча  алымнар эзләп табарга һәм  башка төбәкләрнең  аерым уңышлы  тәҗрибәләрен  өйрәнергә    кирәк», - диде  Марат  Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International