Татарстанда 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар тотуга субсидияләр өчен 390 млн сум акча каралган

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

5 февральдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексының һәм азык-төлек  комитетыеың  һәм  Авыл  хуҗалыгын үстерүнең  дәүләт программасын  гамәлгә  ашыруга  контроль  комиссиясенең  утрак   утырышы  узды.     Депутатлар  «2013-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгын үстерү,  авыл  хуҗалыгы продукциясе,  чимал һәм  азык-төлек базарларын  җайга  салу» дәүләт программасының  2018 елда  гамәлгә ашырылуын карадылар.    Комитет әгъзалары шулай  ук  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының илебез  территориясендә азып  киткән  борщевик чыганакларын  бетерү  буенча  дәүләт  программасын  эшләү  зарурлыгы  мәсьәләсе  буенча       Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе     Д.А. Медведевка  юлланган  мөрәҗәгатьне дә карадылар.   
дәүләт программасын  узган  елда  гамәлгә ашыру  йомгаклары  турында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов чыгыш  ясады. 2018 елда  дәүләт  програмасы чараларын  гамәлгә ашыруга    20340,6 млн рублей,сум акча  тотылган,  шул  исәптән     7334,5 млн сум -  федераль бюджеттан.  Кече  хуҗалыкларга  дәүләт  ярдәме  2 млрд сумнан артык  булган.  Халыктан  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алуны арттыру  өчен     республикада  продукция  сату,  әзерләү һәм эшкәртү  буенча  200дән артык  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  төзелгән. 

«Халык   терлекләр санын  саклап кала  алсын  өчен  узган  ел  март аеннан  субсидияләр  бирелә башлады.   Бу  сөткә  бәяләр  төшүне  дә     компенсацияли алды.  Быел  бу  чара  сакланып калды.  Шул  көннәрдә  авыл  җирлекләреннән  исемлекләр  җыячакбыз.  Республика  бюджетында  моның  өчен     391 млн сум каралган», – диде  нотыкчы.

Хәбипов сүзләренә караганда,  бер  сыер асраучыга  2  мең сум   компенсация бирелә,  ике  сыер өчен   – 3 мең сум һәркайсына,  өч һәм аннан  күбрәк  сыер өчен  – һәр сыерга  4әр мең  сум.

«Без  узган  ел  халык  ала  алмый  калган  керемнәрне  аларга  кайтара  алдык.  Ел  башына  сөт  бәясе  13 сумнан  18 сумга  кадәр тәшкил итте.  ел  азагына күпчелек  районнарда     ул  17-18 сумга  җитте. Бүген  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә, өстәлгән бәяләрне   (НДСны)  исәпкә алып,  бәяләр    19 сумнан  24  сумга  кадәр җитте.   Кайбер  предприятиеләр, продукция сыйфатына  һәм күләменә карап, сөтне литрын  28 сумнан да  саталар», – диде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары.

«Узган  ел  җитештерелгән авыл  хуҗалыгы  продукциясе  күләмнәре  буенча  Татарстан  Россия  төбәкләре  арасында   дүртенче  урынны  алды,  ул Ростов һәм Белгород өлкәләреннән генә  әзрозк  калышты, -  диде Хәбипов. – Акчалата  табыш    100,8 млрд сум  булды. Авыл  хуҗалыгы  тармагының  табышлылыгы – 9,5%,  субсидияләрне исәпкә  алып.  Бу  күрсәткеч   15 һәм 17% булган  еллар да  бар  иде, әлбәттә. Әмма  электр энергиясенә һәм запас частьләргә  ел  саен үсә торган  бәяләр, салымнарның  артуы  табышлылыкны  киметтеләр», – дип сөйләде  Ришат Хәбипов.

Утырышта  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  тармагын  үстерү буенча  май  указларының  үтәлеше, лейкозны  бетерү мәсьәләләрен карадылар.  Фикер алышуда   Вадим Махеев, Рафаэль Юнысов, Елена Минакова һәм башкалар  катнашты.

Утырышта  Комитет  әгъзалары Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының Россия  Федерациясе    территориясендә азып  киткән  борщевик чыганакларын  бетерү  буенча  дәүләт  программасын  эшләү  зарурлыгы  мәсьәләсе  буенча       Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе     Д.А. Медведевка  юлланган  мөрәҗәгатьне дә хупладылар.   По данным ФГБУ «Россельхозцентр» ФДБУ белешмәләре  буенча,  2017 елда  илдә мондый  үсемлек  белән     51 мең га җир  чүпләнгән,  2018 елда  мондый  мәйдан    80 мең гектарга  җиткән.  Татарстанда  2017 елда    борщевик  109 гектар  мәйданда  үскән,   2018 году – 536 гектарда. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International