Татарстанда фермерларга һәм кооперативларга грант ярдәме күләмнәре 67,2%ка артты

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

«Узган ел республикада авылда кече эшкуарларга грант ярдәме күләме шактый артты, ул 878 млн. сумга җитте. Бу - 353 млн. сумга, ягъни 2017 елга караганда 67,2%ка күбрәк», – дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Шулай итеп, узган ел яңа эш башлаган 124 фермер 277 млн. сум грант алдылар. Чагыштыру өчен: 2017 елда мондый дәүләт ярдәме яңа эш башлаган 75 фермерга бирелде, моның өчен 175 млн. сум акча бүленде.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, узган ел гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантларны 46 фермер отты, дәүләт ярдәменең гомуми күләме 285 млн. сум булды. 2017 елда шул ук сандагы конкурста җиңүчеләр 200 млн. сум акча алдылар.

Моннан тыш, Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативларына күрсәтелә торган дәүләт ярдәме күләме дә артты. 2017 елда мондый грантларны 9 кооператив откан иде, алар үзләренең матди-техник базасын ныгытуга 150 млн. сум акча алдылар. Узган елда инде мондый грантны 24 кооператив алды, болар арасында яңа төзелгән 11 кооператив та бар иде, аларга 317 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелде, дип хәбәр итте министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International