Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләт тарафыннан субсидияләнгән ташламалы кредитлар алырга мөмкин

2019 елның 1 феврале, җомга

Язгы  кыр эшләренә  әзерләнү  чорында  авыл  хуҗалыгы  эшләре  комплексын финанс  белән  тәэмин  итү  аеруча  мөһим. Үз акчалары  җитешми торган  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  өчен  сезонлы  кыр  эшләренә  ташламалы  5%тан  артмаган  ставка буенча  заем акчалары  алу  мөмкинлеге  карала.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, хәбәр итүенчә,  Татарстанда   кыска сроклы  ташламалы  кредитлауның  субсидияләр   лимиты  бүгенге  көнгә      734,6 млн. сум  тәшкил  итә. Бу     11,3 млрд. сумга  кадәр кредит алу  мөмкинлеген  бирә.    Субсидияләр  түбәндәге  юнәлешләр өчен карала: 

- кече хуҗалыкларга  - 146,9 млн. сум;

- үсемлекчелеккә - 411 3 млн. сум;

- терлекчелеккә  -   58,7 млн. сум;

- сөт терлекчелегенә -   117,5 млн. сум.

Бер заемщикка кредит  лимитының  иң  чик  күләме    400 млн. сумга  кадәр  билгеләнгән.

Вәкаләтле  банклар  2019 елның  1   февраленә     73 хуҗалык  мөрәҗәгать итте (8,8 млрд. сум), шул  исәптән   14 кече  хуҗалык  -  439,7 млн. сум, шуннан  сезонлы  кыр  эшләренә    48 заявка - 6,2 млрд. сум, шул  исәптән  5 заявка  кече  хуҗалыклардан  - 413 млн. сум.

Барлык  заявкалар  банкларда  кредит  комитетларында  тикшерү  уздылар . Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  алар  буенча  реестр төзелде һәм  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгына  карау  өчен  җибәрелде.  

Ташламалы  кредит  алу  мәсьәләләре буенча  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  түбәндәге  вәкаләтле  банкларга  мөрәҗәгать  итә  алалар:    Россельхозбанк, Сбербанк, ВТБ, Ак Барс банкы, Газпромбанк һәм  Связь-Банк.

Тиешле  документлар  тутыру мәсьәләләре буенча  консультацияне  Министрлыкның  территориаль  органнарында  алырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International