Владимир Путин электрон ветеринария сертификацясен гамәлгә кертүнең өстенлеген атады

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Электрон ветеринария сертификациясен һәм авыл хуҗалыгында хайваннарны авырулардан яклауның башка механизмнарын гамәлгә кертү тармакның цивилизацияле үсешенә ярдәм итәчәк һәм кешеләр сәламәтлегенә файда китерәчәк, дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин 28 гыйнварда узган авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Ветеринария һәм фитосанитария контроле буенча федераль хезмәт җитәкчесе    Сергей Данкверт белән очрашуда.

Хәзер бөтен Россия буенча системада 332,2 меңнән артык юридик зат, КФХлардан 388 меңнән артык шәхси эшкуар, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 1,4 миллионнан артык физик зат һәм йорт хайваннары тотучылар теркәлгән.

Татарстан буенча бүгенге көнгә системада 28052 юридик зат, КФХлардан 14492 шәхси эшкуар, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 39561 миллионнан артык физик зат һәм йорт хайваннары тотучылар теркәлгән.

Шуны искәртеп узарга кирәк, 2018 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы территориясендә ияртүле ветеринария документлары, Россельхознадзор тарафыннан эшләнгән һәм «Ветеринария турында» федераль закон белән расланган «Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ФГИС) кулланып, электрон рәвештә бушлай тутырыла, бу бизнеска өстәмә йөкләнешне киметә һәм авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләренең матди чыгымнарын янга калдырырга ярдәм итә.

Электрон ветеринария сертификациясе системасы җитештерүченең күзәтү астында булган продукциясен сатып алучыга җиткергәнче аны контрольдә тотарга, ягъни фермадан кибет киштәләренә килеп җиткәнче күзәтеп торырга     мөмкинлек бирә.

"Бу өлкәдә шундый тәртип урнаштыру авыл хуҗалыгын тармак буларак цивилизацияле үстерүгә дә ярдәм итәчәк, иң мөһиме, кешеләр сәламәтлеге өчен файдалы булачак. Бу, һичшиксез, базарда, беренче чиратта, эчке базарда, безнең позицияләрне ныгытачак, чөнки бу сатып алучы мәнфәгатьләре өчен эшли һәм эшләячәк", - диде Путин.

Электрон ветеринария сертификациясе турындагы тулырак мәгълүмат белән сез Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми  сайтында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International