Татарстан фермерлары ассоциациясе АККОР форумында катнашуга 25 делегат күрсәтте

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанның  Фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы     кооперативлары  ассоциациясе АККОР  съездында  катнашуга  делегатлар  күрсәтте.  Кандидатларны  күрсәтү  23 гыйнварда  Ассоциация  советының  һәм президиумының  киңәйтелгән  утырышында  узды,  анда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов та катнашты.  

Татарстаннан  Россиянең   Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы    кооперативлары  ассоциациясенең    XXX юбилей съездында   25 делегат булачак.   «Болар -  КФХ башлыклары, авыл  хуҗалыгы  кулланучылар    кооперативлары рәисләре,  шулай  ук   Авыл хатын-кызлары (фермерлары) берлеге һәм Аграр ревизия  берлеге  вәкилләре», – дип  аңлатты  Байтемиров.

 Делегациянең  ахыргы  төгәл  составын  Татарстанның Фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары  ассоциациясенең  XIX съезды раслаячак,  ул  31 гыйнварда  уза.     

Белешмә  өчен:

Россиянең   Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы    кооперативлары  ассоциациясенең  (АККОР) XXX юбилей съезды      19-20 февральдә  Мәскәү мэриясе  бинасында  узачак.  Форумда катнашучылар  фермерлыкны  һәм авыл  хуҗалыгы   кооперациясен үстерү  проблемаларын  караячаклар.    АККОР съезды  эшендә  илебезнең  барлык  төбәкләреннән   800ләп делегат, федераль дәүләт хакимияте органнары,   Россия  Федерациясе  субъектларының АПК идарәсе  органнары  вәкилләре     катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International