Бүген Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчелек тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәне Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, шулай ук район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, крестьян - фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Терлекчелек тармагының 2018 елдагы эшенә йомгаклар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары алган дәүләт ярдәме турындагы нотык белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов чыгыш ясады.
«Терлекчелек елы канәгатьләнерлек узды. Эре мөгезле терлекләр санын узган елгы дәрәҗәдә саклап кала алдык - 14434 баш, сөт җитештерү 105% тәшкил итә, 22788 тонна сөт савылды, 2882 тонна ит җитештерелде(үсеш - 113%). 1 сыердан савым 5428 кг тәшкил итә, бу узган елга караганда 256 кг-га күбрәк. Ел йомгаклары буенча терлекчелек тармагында уңай динамика «АгроЛак» ҖЧҖендә, «Алан» ҖЧҖендә, «Гыйниятуллина А.С.» КФХсында, Шәрипов Р.Г.» КФХсында, «Сәлахиев Р.М.», КФХсында күзәтелә.