12 гыйнвардан сөт продукциясен маркировкалауның яңа кагыйдәләре үз көченә керә

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Үсемлек мае катышында сөт продукциясе җитештерүчеләргә аны маркировкалау кагыйдәләрендәге үзгәрешләргә әзерләнүгә бирелгән 180 көнлек срок узуга бәйле рәвештә, 2019 елның 12 гыйнварыннан сөт продукциясен маркировкалауның яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. Хәзер мондый продуктларның исемнәреннән аларда сөт маен алыштыра торган майлар кушылганлыгы аңлашылып торырга тиеш була. Аларның исемнәрендә «сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сөттән әзерләнгән продукт» дигән сүзләр, шулай ук аларны җитештерү технологияләре турында мәгълүмат булырга тиеш. Мәсәлән, элек “сыр” дип кенә язылырга тиеш булган продукт исемендә хәзер «сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сыр технологиясе буенча сөттән әзерләнгән продукт». Яңартылган техник регламентта сөт маен алыштыра торган майлар кушылган продуктлар өчен язу зурлыклары нинди булырга тиешлеге дә күрсәтелгән. Мәсәлән, «сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сөттән әзерләнгән продукт» фразасы булган продукт исемендәге катгый өлешнең һәм продукцияне җитештерү технологиясе турында мәгълүматның шрифты 2,5 миллиметрдан да кечерәк булмаска тиеш. Шулай ук «Үсемлек майлары кушылган» дигән катгый язу булырга тиеш, аның шрифты 3 миллиметрдан да кечерәк була алмый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуңа игътибар итәргә куша, бу ике язу да төргәкнең яки этикетканың алгы ягында язылырга һәм аерылып торырга (контраст булырга), ягъни җиңел укылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International