Мамадышта «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

2019 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасы һәм «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен, физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак. Әлеге чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты һәм башкалар оештыра.

SunnyФЕСТ – кулдан ясалган креатив чаналарның ачык фестивале ул, аларда эре предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләре таудан төшеп, үз осталыкларын күрсәтәләр. 2018 елда Фестивальдә 500дән артык турист, 27 яшьләр командасы, федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары катнашкан иде.

Конкурста 18 яшькә җиткән затлардан торучы командалар катнаша ала. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән һәм компетентлы жюри тарафыннан билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне ачыклаганда төп кри буларак чаналарның кызыклы конструкторлык идеясы, креатив экипировка, чаналарда таудан төшкәндә финишка кадәр килеп җиткән ераклык, таудан төшкәндә гадәти булмаган перфоманс исәпкә алыначак. Командаларның чаналары түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә: «Где это видано?! (Гаҗәеп күренеш)» (Иң креатив чаналар); «Креатив!» (Чыгышларның һәм кастюмнарның креативлыгы); «Как по маслу! (Майда йөзгән кебек!)»  (Таудан иң тиз төшү); «Докатились!» (Таудан иң ерак төшү).

Катнашучылар чара кысаларында халык кәсепләре күргәзмәсендә була, төрле мастер-классларда катнаша, районның авыл  хуҗалыгы продукциясен – май, казы әйберләре сатып ала алалар.

Катнашучылардан 1,2,3 нче урыннарны алучылар дипломнар, истәлекле призлар һәм 7, 8, 10 мең сум күләмендәге акчалар белән бүләкләнәчәкләр.

Фестиваль турындагы тулырак мәгълүмат белән https://sunny-fest.ru/ сайтында танышырга мөмкин. «Чаллы-Бройлер» агросәнәгать комплексы командасы конкурста катнашуга теләк белдерде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International