Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Хезмәт кешеләре” дигән яңа рубрика ачып җибәрде. Анда без фидакарь хезмәт итеп танылган шәхесләр, бай тәҗрибәле һәм мактаулы хезмәт кешеләре, үз эшенең осталары турында язачакбыз.
Бу рубриканың бүгенге героинясы - күп еллар буе сыер савучы булып эшләгән Гөлбикә Гали кызы Кәримова.
Сыер савучы һөнәре – авыр һәм бик четерекле хезмәт. Хуҗалыкларның барысының да иминлеге аларның хезмәт нәтиҗәсенә бәйле, чөнки сөт - төп керем чыганакларының берсе. Хуҗалыкта күбәү эшләсәләр дә, сөт җитештерүдә барыбер сыер савучы төп фигура булып кала. Бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан, сыер савучылар һәркөнне иртәнге сәгать дүрттә торып, таң белән эшкә киләләр. Кичке сәгать бишкә тагын эшкә. Бу күп еллар буена өзлексез дәвам итә торган эш.
Гөлбикә Кәримова 1938 елда Теләче районының Үзәк бистәсендә туган. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, шул хуҗалыкның сөтчелек фермасында эшли башлый. Ул чакта сыер савучы хезмәте җиңелдән булмый. Бар эш тә кул белән эшләнә - сыер саву да, аларны ашату-эчертү дә, сыер асларын чистарту да. Әмма, шуңа да карамастан, Гөлбикә беренче елда ук, хәтта тәҗрибәле сыер савучыларны да уздырып, иң югары уңышларга ирешә.
1965 елда авылда тормыш кискен үзгәрешләр кичерә башлый. Фермада күп эшләр механикалаштырыла, яңа технологияләр кертелә. Кәримова карый торган төркемдә бозаулар саны икеләтә арта. Савым да арта, әлбәттә. 1966 елда социалистик йөкләмәләрне арттырып үтәгән өчен ул Ленин ордены белән бүләкләнә.
1968 елда ул һәр сыердан кимендә 4500 килограмм сөт савып алу бурычын куя һәм аны үтәп, «Районның иң яхшы сыер савучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Шул ук елда ул Гөлбикә Кәримова савымны 5549 килограммга җиткерә, бу райондагы уртача күрсәткечтән ике мәртәбә артык була. Шуның өчен аңа «Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы» дигән мактаулы исем бирелә. VIII бишьеллык планнарын үтәгән өчен Гөлбикә Гали кызы Республиканың Мактау кенәгәсенә кертелә.
«Терлекләр белән тупас кыланырга ярамый. Сыерлар, әлбәттә, кеше телен аңламый, әмма үзенә булган мөнәсәбәтне бик тиз тоемлый. Кеше аның белән яхшы мөнәсәбәттә булса, ул сөтне дә күп бирә», - дип сөйли Гөлбикә Кәримова.
Гөлбикә Кәримова берничә мәртәбә СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша һәм медальләр белән бүләкләнә. КПСС әгъзасы була, КПССның XXV съезды депутаты итеп сайлана, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 1993 елга кадәр ул Теләче районының В.И.Ленин ис. ОПХсында сыер савучы булып эшли, аннан лаеклы ялга китә.
1971 елның 6 апрелендә Кәримова, Ленин ордены белән бүләкләнеп, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Югары сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештерүне арттырган, прогрессив технологияләр кулланган һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәргән өчен Гөлбикә Кәримова 1982 елда СССР Дәүләт премиясе лауреаты дигән исемне дә ала.